Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

30 мең гектарда игеннәр җыелды

Районда быел игеннәр 47 мең 800 гектарда үстерелде. 15 августка шуның 30 мең 514 гектарында бөртеклеләр җыеп алынды. Уңыш барлык мәйданның 64 процентында җыеп суктырылган дигән сүз.

Районда 4,5 мең гектарда борчак үстерелгән иде. Ул яңгырларга бик эләкмичә тулысынча җыеп алынды. Борчакның уңышы гектардан уртача 13,7 центнер тәшкил итте. Шулай ук комбайннар уҗым бодаеның соңгы гектарларында эшлиләр. Көзге бодай бездә бик күп - 21 мең гектарда чәчелгән иде. Аның һәр гектарыннан уңыш 30,2 центнер тәшкил итте. Быел да игенчеләребез көзге бодайны күпләп чәчәргә җыена.
Менә берничә ел инде районда чагыштырмача яңа культура - тритикале игелә. Технологияне төгәл үтәп үстергәндә әлеге бөртек теләсә нинди елны тотрыклы уңыш бирә. Быел да менә тритикаленың һәр гектарыннан 27,3 центнер уңыш алына.
Бу көннәрдә комбайннар арпа, солы суктыруда эшлиләр. Арпа бездә 6574 гектарда игелде. Әле шуның 30 процентка якынында гына уңыш җыеп алынган. Арпа басулары җәйге корылыктан шактый зыян күрде. Аның уңышы да гектардан 10 центнер күләмендә генә чыга. Солы уңышы да 13,6 центнердан артмас.
Урак белән беррәттән районда көзге чәчү өчен җир хәзерләү эше бик җитди оештырылган. Уҗым культуралары чәчү өчен 23 мең гектар җир эшкәртелгән инде. Быел районда көзге культураларны 30 мең гектарда чәчәргә дип планлап торалар. Дөрес, уҗым культуралары чәчү срогы бик кыска - ул 5 сентябрьдә төгәлләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев