Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Агыла икмәк басулардан

"Востокзернопродукт" ябык акционерлык җәмгыятенең Базарлы Матак янәшәсендә урнашкан элеваторында кызу эш чоры. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бирегә басулардан яңа суктырылган ашлык кайта.

Безне элеватор җитәкчесе Рәис Хәмитов каршы алды һәм эшләре турында сөйли дә башлады:
-Бүген эшне өч сменада алып барабыз, бездә 56 кеше эшли. Аңлашыла, урак өсте - элеватор өчен иң кызу чор. Чөнки йөзләрчә кешенең язгы кыр эшләреннән башлап куйган хезмәте нәтиҗәсе - маңгай тире түгеп үстергән икмәк өлгерде бит. Аны югалтуларсыз җыеп алу һәм саклауга кую - җаваплы бурыч. Тәүлек саен элеваторга 2-3 мең тона арыш, бодай кайтарыла.
Рәис Хәмитов әйтүенчә, урып-җыю чорында эшне башлап җибәрү авыр булмаган, чөнки элеватор быел тугызынчы тапкыр ашлык кабул итә. Биредә эшләүче баш инженер Сивенков Владимир, мастерлар Нуретдинов Дамир, Әхмәтов Марс, Корнеев Юрий, киптерү җайланмалары операторлары Матвеев Василий, Зәйдуллин Әнәс, аппаратчылар Шәйдуллин Илмир, Гарифуллин Ринас барысы да тәҗрибәле белгечләр. Рәис үзе дә инде элеватор белән 5 ел җитәкчелек итә.
Базарлы Матак элеваторы 77 мең тонна ашлык кабул итәргә сәләтле. Быел 12 мең тонна бөртек кергән инде.
-Басудан ашлык 13-17 процент дымлылык белән кайта, саклауга кую өчен 13,5 процент кирәк. Артыграк киптерсәң дә ярамый, бөртек һәлак була, - ди җитәкче.
Без сөйләшкән арада яңа уңыш ашлыгын төягән машиналар бер-бер артлы элеваторга керә торды. Алар турындагы мәгълүмат махсус журналга теркәлә. Аннары йөк машиналары лабораториягә юл тоталар. Биредә анализ ясау өчен үрнәкләр алына. Кайтарылган икмәк нигездә өченче класслы, бу яхшы күрсәткеч. Шуннан соң ашлык беренче чистарту үтә, киптерү җайланмасына тапшырыла. Аннары, тагын бер кат чистартылганнан соң бункерларга тутырыла.
Әйткәнемчә, элеваторда икмәкнең кадерен белгән тәҗрибәле кешеләр эшли. Әйтик, аппаратчы Шәйдуллин Илмир бөтен эшкә өлгерә, биредә 8 ел эшләү дәверендә үзен иң яхшылардан итеп таныткан.
-Хезмәтемне яратып башкарам. Коллективыбыз бердәм. Җитәкчебез сабыр, оста, хезмәт хакын да вакытында түлиләр. Шулай булгач, безгә тырышып эшләргә генә кала,- ди Илмир.
Әле уракның башы гына, ул тәмамланганчы, элеватор җиһазлары аша бик күп тонна бөртек узар. Биредә эшләүчеләрнең бурычы - аларның берсен дә югалтмыйча эшкәртеп урнаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев