Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Авыл кешесе өчен менә дигән мөмкинлек бу», ди Константин Миндрюков (ФОТО)

2011 елда дәүләтебез гаилә фермалары төзелешенә матди ярдәм күрсәтә башлагач, Хурада авылында яшәүче Константин Миндрюков баштанаяк шул эшкә чума. Иң элек терлекләр асраласы бинаның проектын, бизнес-планын булдыра ул. Константинга әлеге четерекле эштә район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ярдәм итә. Төзелеш өчен каралган 1 миллион сум субсидияне дә ала...

2011 елда дәүләтебез гаилә фермалары төзелешенә матди ярдәм күрсәтә башлагач, Хурада авылында яшәүче Константин Миндрюков баштанаяк шул эшкә чума.
Иң элек терлекләр асраласы бинаның проектын, бизнес-планын булдыра ул. Константинга әлеге четерекле эштә район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ярдәм итә. Төзелеш өчен каралган 1 миллион сум субсидияне дә ала фермер.
2012 елда 300 квадрат метрлы бинаны туганнары ярдәме белән өлгертеп, Биектау районының "Серп и молот" хуҗалыгыннан «холмогор» токымлы сыерларын алып кайтып, шул ук елны эшен башлап та җибәрә. Бүген аның фермасында 24 баш савым сыеры, 12 тана, 15 бозау, шактый гына дуңгызлар бар.
-Гаилә фермалары программасыннан мин бик канәгать. Авыл кешесе өчен менә дигән мөмкинлек бу. Сөткә дә бәяләр артты, монысы аеруча куандыра,-ди Константин Миндрюков.
Хуҗадан эшенең ничек баруын сораштырам.
-Һәр көнне уртача 220-250 литр сөт савып тапшырабыз. Җәй айларында аның күләме икеләтә арта. Сөтнең майлылыгы югары, сыйфатлы булгач, продукцияне бик теләп алалар,-ди фермер.
Үзенең җире булмагач, печәнне авыл тирәсендәге болынлыклардан чаптыра, җитмәгәнен сатып ала икән. Бу эштә үзенең "Беларусь" тракторының бик файдасын күрә. Печәнне тюкларга төрүче җайланмасын, сукасын да булдырырга өлгергән.
Алга таба савым сыерларының санын бермә-бер арттырырга исәпли ул. Янәшәдә генә буш бина бар икән, шуны карап куйган.
Гаилә фермасының эш-мәшәкатьләре бик күп. Ә малларны кем ярдәме белән карыйлар соң?
-Сүз дә юк, гаилә фермасы күп хезмәт таләп итә. Үзем генә бу кадәр эшне җиңеп чыга алмас идем. Кызларым, хатыным Наталья нык ярдәм итәләр. Килешү нигезендә ике авылдашымны да ялладым, -ди Константин.
Шуның кадәр малларны асрарга печәннән тыш фуражы, бөртеге дә шактый кирәк бит. Кыскасы, чыгымнар байтак. Керем бирәме соң гаилә фермасы?
-Моңарчы бер дә өстемә чыкканы юк, табышы да бар. Өстәлләребез, шөкер, мул ризыклы. Кешедән ким яшәмибез,-ди фермер.
Әйбәт юл булмау яз, көз айларында авырлык тудыра, билгеле. Әмма үткән җәйдә юлчылар фермага чаклы араны үлчәп, әзерлек эшләрен башлаганнар. Быелгы җәйдә юллы булырмын шәт, дип ышана фермер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев