Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бала туган саен бәхет арта

Бу сишәмбедә район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлеге каршында иртәдән зур җанлылык хөкем сөрде. Чәчәк бәйләмнәре тоткан ир-егетләр тыз-быз йөрде, машиналар да гадәттәгедән күбрәк иде. Әлеге иртәдә тудыру бүлегеннән дүрт бәбине өйләренә озаттылар. "Озакламый тагын килегез!" Һич онытмыйм, тудыру йортыннан кайтуыма танышыбыз Хәерниса әби олы башын кече итеп шактый арадан...


Бу сишәмбедә район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлеге каршында иртәдән зур җанлылык хөкем сөрде. Чәчәк бәйләмнәре тоткан ир-егетләр тыз-быз йөрде, машиналар да гадәттәгедән күбрәк иде. Әлеге иртәдә тудыру бүлегеннән дүрт бәбине өйләренә озаттылар.

"Озакламый тагын килегез!"

Һич онытмыйм, тудыру йортыннан кайтуыма танышыбыз Хәерниса әби олы башын кече итеп шактый арадан хәл белешергә килгән иде. Бәбәйләгән хатынның хәлен белү зур савап ул, дигәне гел исемдә. Бәби кайткан өйнең морҗасыннан чыккан төтенгә карап тору да савап, ди иде бит өлкәннәр. Шулай шул, бала табу гомергә олы, хәтта ки бөек гамәл саналган.

Соңгы вакытта бәби табучылар кими төшкәнгәдерме, хастаханәнең тудыру бүлегендә һәр нарасыйның дөньяга килү хәбәрен шатланып кабул итәбез. Ә бу юлы менә берничә көн эчендә дүрт бала дөньяга аваз салган!

Әлегә бернидән хәбәрсез мыш-мыш йоклап яткан нәни Александра - Борискино авылында яшәүче Сергей һәм Наталья Беловларның тәүге куанычлары. Вахта ысулы белән эшләүче әти кеше хезмәтеннән кайтып җитә алмаган, оныклары белән киленнәрен алырга шатлыклары йөзләренә чыккан дәү әни-дәү әтисе килгән иде.

Базарлы Матактан Евгений һәм Юлия Морозовларның уллары Роман исә гаиләдә икенче малай булып туган, бәбине өйдә өч яшьлек абыйсы көтә.

-Ике улыгыз булды, инде озакка сузмый кыз алырга килүегезне көтәбез,-дип озатты Морозовларны тудыру бүлеге хезмәткәрләре.

Бәләкәй Ислам исә Рәмзия һәм Альберт Галиевларның өченче баласы булып туган. Аны каршы алырга Түбән Әлморзадан апасы белән абыйсы да килгәннәр иде.

Чәчәк бәйләме тоткан Илсур Сәмигуллинның да шатлыгы эченә сыймаганы күренеп тора. Шулай булмыйча, хатыны Гөлүсә бит аңа дүртенче бала бүләк иткән! Район үзәгендә яшәүче бу гаиләнең хәзер ике уллары, ике кызлары бар. Нәни Камиләсеннән күзен ала алмый әти кеше.

-Бала туган саен гаиләдә бәхет арта гына бара,-ди Илсур, күп бала тәрбияләү куркытмыймы, дигән соравыбызга. -Ишле гаиләдә балалар бер-берсен карый, тәртиплерәк, татурак та була.

Менә бәләкәчләр биләүсәләнде, "җанлы төенчекләрне" авызлары колакларына җиткән әтиләргә тоттырып, бүлекнең өлкән акушеркасы Светлана Герасимова теләкләрен дә җиткерде:

-Әниләрне дә, бәбиләрне дә саклагыз! Матур, сәламәт булып үссен нарасыйлар. Ә инде болары бераз исәйгәч, яңадан безгә килү турында уйлый башлагыз.

Әниләр "Куллары шифалы, игътибарлы, ягымлы" дип мактаган Светлана үзе дә дүрт бала анасы икән бит!

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Розалия Сафинаның әтиләр һәм әниләрне котларга килүе бу шатлыклы вакыйганы тагын да ямьләндерде. Ул иң яшь әлкилеләр Александра, Камилә, Ислам һәм Романның тормышларындагы иң беренче документларын - туу турында таныклыкларны тантаналы төстә тапшырды. Күркәм теләкләре белән бергә Розалия ханым һәр бәбигә урын-җир әйберләре җыелмасы да бүләк итте.

"Бәбиләр алышыну мөмкин хәл түгел"

Әниләр һәм бәбиләр өйләренә җыена башлаганчы без аларның тудыру бүлегендәге "тормышы" белән дә танышып чыктык. Өлкән акушерка Светлана Герасимова бүлектә ятучылар өчен дә, медицина хезмәткәрләренә дә уңайлык-мөмкинлекләрнең арта баруын горурланып сөйләде, заманча яңа җиһазларны күрсәтеп йөрде. Биредә менә-менә ремонт башланырга тора икән.

-Февраль, күз тимәсен, бик "уңдырышлы" башланды. Әле айның яртысы да үтмәгән, инде тугыз бәби туды,-ди Светлана.

Узган төндә генә әле бер баланы ярып алганнар. Операцияне бүлек мөдире Эма Шәйхетдинова ясаган.

-Кесарев кисеме ясап алулар, авырлы хатыннарда төрле патологияләр арта бара шул,-дип тә борчу белән әйтеп куйды акушерка.

Сөйләшә торгач, үзебезне кызыксындырган тагын бер теманы кузгатам:

-Светлана Анатольевна, ә бәбиләр, Алла сакласын, алмашынып куйса?

Бу хакта сүз башлавым юкка гына түгел. Узган ел ахырында бит Чаллыдагы бер тудыру йортында балаларның алышынуы турында бөтен ил шаулады. Әле менә Казанда бер хатын улының бала тудыру йортында алмаштырылган булуын 25 елдан соң ачыклаган һәм 1,9 миллион сум компенсация таләп итеп, тудыру йортын судка биргән.

-Юк, бездә андый хәлнең булуы мөмкин түгел,-ди ныклы ышаныч белән Светлана Герасимова.

Өлкән акушерка әйтүенчә, бәбиләү вакытында акушер-гинеколог та, балалар табибы да шунда була икән.

-Бәби дөньяга килүгә, аның да, әнисенең дә хәлләре әйбәт булса, баланы анасына күрсәтеп, күкрәгенә салабыз, ими каптырабыз. Туган мәлдә үк бала ими суыргач, әнисенең соңгылыгы да тизрәк төшә. Бәбинең кулына тудыру залында ук мәгълүматлары теркәлгән махсус беләзек кидертелә. Аннан бала педиатрга тапшырыла. Исәнлеге тикшерелеп, беренче прививка ясалгач, әнисе янына кертәбез.

Палаталарда әнисенең ятагы янәшәсендә үк бәбиләр өчен бик уңайлы караватлар куелган икән шул. Биләүсәләү өчен махсус өстәлләр дә бар. Балаларының яннарында булуына әниләре дә шат.

-Кызым дөньяга килүгә акушерка: "Балаңның дүрт саны да сау-сәламәт", дип аяк-кул бармакларына тиклем үземә күрсәтте. Хәзер дә менә балам гел янымда. Болай бик әйбәт: еласа юатасың, вакытында имезәсең,-ди Гөлүсә Сәмигуллина. - Биредә, шөкер, балалар алышынырга мөмкин дип уйларга да юк, алар бит гел күз алдыбызда. Хезмәткәрләр дә эшләренә бик җаваплы карыйлар.

Әгәр берьюлы ике хатын бәбиләсә?

-Андый хәлләр дә була,-ди өлкән акушерка. -Тудыру залында бит ике өстәл, бәбиләр өчен дә бөтенесе аерым эшләнгән. Кыскасы, һәр бәби күз уңында, әти-әниләргә хафаланырга урын юк.

Без бүлектән киткәндә бирегә тагын ике авырлы хатын кереп калды. Димәк, акушерларга эш арта (ә алар моңа шат), бәбиләр күбәя!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев