Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бозаулары эре, яхшы токымлы булла

Малларны ясалма орлыкландыруның терлекләрнең продуктлылыгын күтәрүдә, ит-сөт җитештерүне арттыруда нәтиҗәсе зур булуы практикада сыналган. Район күләмендә бүген 26 ясалма орлыкландыру пункты эшли. Авыл хуҗалыгы өчен мөһим бу эш белән 25 хезмәткәр шөгыльләнә.

Бу программа районыбызда 2011 елдан киң колач белән эшли. Башланган чорда пунктлар саны 7 генә булса, хәзер алар һәр авыл җирлегендә бар һәм халыкка тулы куәттә хезмәт күрсәтә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов әйтүенчә:
-Моннан ике ел элек бу эшкә халык бик шикләнеп кенә караган булса, бүген программаның нәтиҗәле эшләвен саннар да раслый.
Агымдагы елның 9 аенда шәхси сектордагы 2947 савым сыерының 2462 се ясалма орлыкландырылган. Ясалма орлыкландыруның файдасы бәхәссез. Моны фән дә күптән дәлилләде, исбат итте.
-Терлекләрне ясалма орлыкландыруның төп өстенлекләренә тукталып үтсәгез иде - дип кызыгуыма Идрис Габдрахманович болай җавап кайтарды:
-Аның отышлы, өстенлекле яклары күп. Мин шуның берничәсенә генә тукталып китәм. Беренчедән, әлеге ысул белән туган бозаулар 35-40 ар килограммлы була. Ясалма орлыкландыру сыерның бозаулау вакытын алдан чамаларга да мөмкинлек бирә, малларның кысырлык чорын кыскарта. Икенчедән, ит-сөт продуктлылыгы югары булган үрчем алырга мөмкинлек туа. Тагын бер мөһим әйбер - маллар арасында йогышлы авырулар таралуны кисәтүнең төп юлы бу.
Ясалма орлыкландыру нәтиҗәле булсын өчен технологларның үз хезмәтенә җаваплы карашы турында онытырга тиеш түгелбез. Технологның тиз һәм төгәл эшләве, аның тырыш хезмәте сау-сәламәт, нык бозаулар тууга иң яхшы нәсел сыйфатларының терлек тармагына уңай тәэсир итүенә нигез булып тора.
Әлеге һөнәрнең бөтен нечкәлекләрен үзләштергән тәҗрибәле белгечләрнең берсе Иске Салман авыл җирлегендә терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы Надежда Рыжкова.
Н.Рыжкова белән без аның эш урынында очраштык. Кабинетка килеп кергәч тә чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. Һәр әсбап үз урынында. Махсус азот тутырылган савытта сперма саклана. Эш өстәлендә нинди генә прибор юк. Микроскопка чаклы бар биредә.
Надежда Ивановна үзе 5 бала үстерә. 2011 елда күп балалы ана буларак лаеклы ялга чыккач, аңа технолог булып эшләргә тәкъдим итәләр.
-Әлеге хезмәтнең нечкәлекләрен белеп бетермәсәм дә, бу эшне үз өстемә алырга ризалык бирдем. Җирлек башлыгыбыз Илалетдин Җәләлетдиновка рәхмәт - хезмәт урыны итеп конторада бүлмәсен бүлеп бирде. Транспорт белән хәзер дә ярдәм итеп тора,- ди Надежда Ивановна. - Аерым рәхмәтем Идрис Габдрахмановичка. Ул эшнең нечкәлекләре белән җентекләп таныштырды, семинарларга чакырып ипләп аңлатты, күрсәтте. Бик авырга туры килде беренче елны, хәзер исә өйрәндем, төшендем. Авылдашларымның канәгатьсезлек белдергәне юк. Бик яратып башкарам эшемне, ә нәтиҗәсе үзе куандыра.
Надежда Ивановна шәхси хуҗалыклардагы сыерларның кайчан бозаулавын, кайчан каплатылуын, чираттагы бозауны кайчан көтәргә икәнлеген һәм башка шундый мәгълүматларны үз журналына теркәп бара. Терлекләрне ясалма орлыкландыруның отышлы булуына инанган технолог моны авылдашларына да аңлата.
-Белүебезчә, хәзер авыл көтүләрендә үгезләр юк,-ди ул. -Көтүдәге үгез бозаулар көз айларында гына үсеп җитә. Сыерлар орлыкланмый кала я булмаса көзен генә каплатыла. Нәтиҗәдә сыерлар июнь ае тирәсендә генә бозаулый. Димәк, бозауның анасы карынында үсү вакыты сыерның яшел үләнгә, кояш яктысына мохтаҗ чагына туры килә. Сыерлар бу вакытта витаминнар һәм микроэлементлар ала алмый, шунлыктан бозаулар җитлекми туа. Ә ясалма орлыкландыру мөмкинлекләреннән файдаланганда мондый проблемалар булмый. Бигрәк тә продукцияне күпләп бирүгә сәләтле, саф токымлы үгез орлыкларын файдаланганда. Алардан туган бозаулар эрерәк була, тиз үсә. Ясалма орлыкландыру шулай ук сыерларның лейкоз кебек чирләр йоктыру ихтималына чик куя.
Надежда Ивановна - райондагы 25 технологның иң осталарының берсе, үз хезмәтен гаять җиренә җиткереп башкаручы белгеч. Ел башыннан ул 148 сыерны ясалма орлыкландырган. Әлеге малларның 76 сы инде хуҗаларын бер дигән бозаулар белән куандырып та өлгергән. Ә инде эшнең күркәм нәтиҗәсе белгеч өчен иң мөһиме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев