Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Депутатлар Әлки районындагы милләтара мөнәсәбәтләр хакында фикер алышты

Бүген Әлки муниципаль район Советының 31 нче утырышы булды. Анда районда милләтләр һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы мәсьәлә каралды. Докладчы район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов Әлки районында төрле диннәр тотучылар өчен тигез шартлар тудырылуы, мөселман һәм христианнарның үзара дус-тату яшәве турында сөйләде. -Районда 29 мәчет, 5 чиркәү, 3 храм, берничә...

Бүген Әлки муниципаль район Советының 31 нче утырышы булды. Анда

районда милләтләр һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы мәсьәлә каралды.

Докладчы район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов Әлки районында төрле диннәр тотучылар өчен тигез шартлар тудырылуы, мөселман һәм христианнарның үзара дус-тату яшәве турында сөйләде.

-Районда 29 мәчет, 5 чиркәү, 3 храм, берничә дога кылу йорты бар, теләгән һәркем аларга барып, дога кыла, рухи яктан чистарына,-диде ул.

Шул ук темага чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова Әлки җирендә яшәүче рус, татар һәм чуашларның милли бәйрәмнәрен үткәрү, милли мәгарифнең торышы, мәдәният учреждениеләренең бу юнәлештә эшчәнлекләре турында хәбәр итте. Район прокуроры Руслан Гыйзәтов, эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Насыйбуллин Ришат, Базарлы Матак мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова, Педер Хузангай музее директоры Олег Мурзин, Карга авылы мәчете имамы Ирек Сәләхиев, протоиерей Андрей Зиньков көн тәртибенә куелган шушы мәсьәлә буенча үз фикерләрен әйттеләр. Әйтелгәннәргә йомгакны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина ясады. Ул профилактика эшенең мөһимлеген ассызыклады.

Сессиядә 2013 елда район бюджеты үтәлеше турында район финанс бүлеге җитәкчесе Илгиз Габидуллин бәян итте.

Татарстанда һәм безнең районда кеше хокуклары һәм ирекләренең үтәлеше турында депутатлар алдында Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең районыбыздагы җәмәгать ярдәмчесе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина чыгыш ясады. Ул үткән чорда "Халык контроле" республика порталы аша әлкилеләрдән 5 гариза алынып, барысының да канәгәтьләндерелүен билгеләп үтте.

Муниципаль район советының кадрлар бүлеге начальнигы Чулпан Гатауллина депутатларны муниципаль хакимият органнарында вакантлы вазыйфаларны биләү өчен кадрлар резервы хакында положение һәм кадрлар сайлап алу буенча конкурс комиссиясенең составы белән таныштырды.

Соңыннан бер төркем әлкилеләргә, шул исәптән муниципаль хезмәткәрләргә актив һәм уңышлы эшчәнлекләрен югары бәяләп, муниципаль район советы һәм башкарма комитетының Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Утырышны муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев