Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Әлки хәбәрләре" һәр өйгә көтеп алынган кадерле дус булып килеп керсен, элемтәләребез беркайчан да өзелмәсен иде

Җырдагыча, "дәрткә-хискә бай", ә авыл кешесе өчен эш-мәшәкатьләр белән дә тулы апрель аена аяк бастык. Апрель сезнең белән безнең элемтәләрне яңарту, алдагы айларга дуслык-бергәлек күперләре салу вакыты да әле ул. Ник алаймы? Апрельдән бит вакытлы матбугатка язылу башлана. Бүген газеталарның киләчәге хакында әледән-әле кызу бәхәсләр кубып ала. Телевидение, интернет алга...

Җырдагыча, "дәрткә-хискә бай", ә авыл кешесе өчен эш-мәшәкатьләр белән дә тулы апрель аена аяк бастык. Апрель сезнең белән безнең элемтәләрне яңарту, алдагы айларга дуслык-бергәлек күперләре салу вакыты да әле ул. Ник алаймы? Апрельдән бит вакытлы матбугатка язылу башлана.
Бүген газеталарның киләчәге хакында әледән-әле кызу бәхәсләр кубып ала. Телевидение, интернет алга киткән, дөньяның теләсә кайсы почмагындагы яңалыкны сәгате-минуты белән җиткереп торган заманда басма матбугатка ихтыяҗ булырмы, янәсе. Әмма күпләрнең ышанычы нык - газеталар алга таба да яшәячәк, телевизор да, бөтендөнья пәрәвезе дә аны алыштыра алмаячак. Типография буявы исе аңкып торган газетаның яңа санын кулыңа алып укуның бүтән берни белән чыгыштыргысыз үз ләззәте һәм рәхәте бар бит. Күпләр, бик күпләр өчен газета һаман тугрылыклы дус, киңәшче һәм сердәш, җан азыгы булып кала. Аның аша яңалыклар белән танышалар, күп сорауларына җавап табалар, гыйбрәтләнәләр, сөенәләр һәм көенәләр. Күпчелек укучыларыбызның фикерен белгәнгә, без бу хакта ышаныч белән әйтә алабыз. Шулай булмаса, газетабыз елдан-елга үз укучыларын саклап килер идемени?!
Бу подписканың үзенчәлеге дә бар - барлык матбугат басмаларына язылу бәяләре артты. "Әлки хәбәрләре"нә алты айга язылу хәзер халык өчен 444 сумга, оешма-предприятиеләр өчен 450 сумга төшәчәк. Бу яңалыкны уфтанып кабул итүчеләр байтак булыр, мөгаен. Әмма нишлисең, язылу бәясенең үзгәрүе һич кенә дә безгә бәйле түгел.
Аннан соң, һәркайсыбызга мәгълүм, без бүген бәяләр котырып үскән заманда яшибез. Карагыз, газ, электр бәяләре ел саен берничә тапкыр арта. Азык-төлек, сәнәгать товарлары, бензин бәяләре югарыга "үрмәләүдән" туктамый.
Исәпләп-чагыштырып карыйк әле - 444 сумга бүген нәрсә алып була? Күпләр азык-төлек кибетенә бер кереп чыгуда да әлеге бәягә сыеша алмый. Җиңел машинада Казанга бер барып кайту өчен ким дигәндә 700-800 сумлык бензин кирәк. Танылганрак җырчыларның ике сәгатьлек концертына билет бәясе 500-800 сум, хәтта аннан да артып китә.
Шул ук вакытта 444 сумга сез район газетасын һәм шуңа өстәп әле республика, ил яңалыклары яктыртылган 12 битле кушымтаны 6 ай буе алып тора аласыз. Шуны онытмыйк, "Әлки хәбәрләре" - районыбыз яңалыкларын яктыртучы бердәнбер газета. Аны өегезгә алдырып, сез райондагы хәбәрләрне беренче булып белә, авыллар тормышы, андагы вакыйгалар белән даими танышып тора аласыз.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Бернигә карамый, алга таба да сезнең бездән аерылмаячагыгызга, күп еллардан бирле килгән дуслык-бергәлегебезнең сакланасына ышанабыз. "Әлки хәбәрләре" һәр өйгә көтеп алынган кадерле дус булып килеп керсен, элемтәләребез беркайчан да өзелмәсен иде.
Район газетасына язылуны ахыргы көнгә калдырмагыз. Сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев