Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Август урталарында башланасы көзге чәчүгә барлык хуҗалыкларда да бүгеннән ныклы әзерлек бара

Авылда бүген эшнең бик кызу чагы. Кырда өлгергән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алырга, малларны кышлатуга җитәрлек күләмдә азык запасы булдырырга кирәк. Болар белән беррәттән механизаторлар алдында тагын бер мөһим бурыч тора, ул - көзге чәчү өчен җир әзерләү. Әлеге агрочараны башкару буенча районыбыз республикада алдынгылар рәтендә. Август урталарында башланасы көзге чәчүгә...


Авылда бүген эшнең бик кызу чагы. Кырда өлгергән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алырга, малларны кышлатуга җитәрлек күләмдә азык запасы булдырырга кирәк. Болар белән беррәттән механизаторлар алдында тагын бер мөһим бурыч тора, ул - көзге чәчү өчен җир әзерләү. Әлеге агрочараны башкару буенча районыбыз республикада алдынгылар рәтендә.

Август урталарында башланасы көзге чәчүгә барлык хуҗалыкларда да бүгеннән ныклы әзерлек бара. 20 мең гектардан артык мәйданда җир уҗымнарны чәчүгә әзер инде. Берьеллык үләннәр чаптырып алынган басулар, пар җирләре дискаторлар белән тырмалана, культивацияләнә.

-Иң мөһиме, көзге чәчү башланганчы туфракның өске катламы эшкәртелгән, чүп үләннәреннән арындырылган булырга тиеш,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек белгече Фәргать Зәкиев. Аның әйтүенчә, быелгы чәчүдә көзге бодай һәм көзге арыш төп культуралар булачак.

Бу көннәрдә без "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көнчыгыш Әлки" филиалы басуларында көзге чәчүгә әзерлек эшләренең барышы белән танышып кайттык. Филиал җитәкчесе Рәис Гайфуллин әйтүенчә, биредә туфракның өске катламын эшкәртүне дүрт берәмлек техника башкара. Филиалда быел 3800 гектарда уҗым культуралары чәчү күздә тотыла.

-Механизаторларыбыз тырышлыгы белән 2600 гектар пар җире һәм берьеллык үләннәр чаптырып алынган 700 гектардан артык мәйдан тулысынча эшкәртелде,-ди җитәкче.

Туфракны чәчүгә әзерләүдә механизаторларның да иң уңганнары хезмәт куя икән. Габделхак Бәдретдинов "Нью-холланд" тракторында сенажга дип чаптырылган берьеллык үлән җирләрен дисклый. Ә Илнар Насыйров дискланган кырларда тырмалау үткәрә. Раил Шәйхетдинов пар җирләрен эшкәртүдә эшли. Зөфәр Җәләлов белән Гаваз Зыятдинов исә куәтле тракторларда туңга сөрүгә дә төшкәннәр.

Пар кырларында "Нью-холланд" тракторы белән эшләүче Илдар Хаҗипов мең ярым гектардан артык җир эшкәрткән.

-Кояш чыкканнан алып кичке караңгы төшкәнче хезмәт куябыз. Шунсыз булмый, һәр эшнең үз вакыты бит, соңларга ярамый. Көн дәвамында 70-80 гектар җир эшкәртәм-ди ул.

Авыл хуҗалыгында 33 ел хезмәт куючы Илдар ага - "Үргәгар" хуҗалыгының алдынгы механизаторларыннан берсе. Ул техниканың бөтен нечкәлекләрен белеп бетергән. "ЗИЛ" да, "МТЗ" да, "КамАЗ" да эшләгән.

-Хәзер эшләүче тракторым иң җайлысы. Монда бөтен уңайлыклар тудырылган. Кабинасы иркен, тузан юк, тавыш аз, кондиционер эшләп тора, ә күпме эш башкарганың компьютер экранында күренә,-дип корыч айгырын мактап куйды Илдар Хаҗипов.

Сүз дә юк, мондый "акыллы" тракторны иярләүче механизатор үзе дә тырыш, өлгер, булдыклы булганда гына уңышка исәп тотарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев