Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гарантияләнгән хокуклар турында

Менә берничә ел инде ноябрь башында Россия һәм Татарстан тарихы белән бәйле ике бик тә әһәмиятле датаны билгеләп үтәбез. Аның беренчесе дүрт гасыр элек булган вакыйгалар белән бәйле булса, икенчесенә ике дистә елдан аз гына артык. Әмма икесе дә бер үк мәгънәгә ия - илнең һәм республиканың дәүләтчелеген, суверенлыгын яклап...

1612 елның көзендә Россиянең алдагы язмышы хәл ителә: төптән күтәрелгән халык, бердәм булып, илне төрле яклап камап алган, хәтта үзәгенә - Мәскәүгә үтеп кергән күптөрле дошманнарга каршы яу башлый һәм аларның иң куркынычын, иң тәкәлефсезен - поляк интервентларын башкаладан бәреп чыгара, илбасарлардан азат итә.
Икенчесе, әйтелгәнчә, барыбызның да хәтерендә әле онытылып бетмәгән вакыйгалары - Татарстан Республикасының Конституциясен кабул итү хөрмәтенә календарьга кертелгән бәйрәм. Анысы да көрәш - бу юлы алдан күрә белүчәнлек, акыл, сабырлык, илдә килеп туган вәзгыятьтән республика мәнфәгатьләрендә кайгырта белүне эшкә җигеп алып барылган сәяси көрәш. Нәтиҗәсе - Татарстанның суверенлыгы, Конституциясе барлыкка килү.
Бу бәйрәм алдыннан үзебез өчен якын булган нәрсәләр - районыбызның социаль-икътисадый үсеше, халыкның тормыш дәрәҗәсе турында искәреп үтү урынлы булыр. Әлки төбәгенең елдан-ел ныгуы, үсеше, эшләү өчен уңайлырак була баруы күз алдында. Нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил иткән район икътисады тармаклары да уңышлы гына эшләп килә. Бу урында агымдагы ел эшчәнлеген чагылдырган саннарга күз салып үтик әле. Гайнвар-сентябрь айларында Әлки муниципаль районы буенча үзебездә җитештерелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 54,8 млн сум тәшкил итте. Безнең районда бүгенге көндә он, макарон, ярмалар, үсемлек мае җитештерелә, икмәк пешерелә, шулай ук төрле җиһазлар ясала, төзелеш материаллары - керамзит һәм күбекле бетон блоклар, такта, борыс кебек төзелеш кирәк-яраклары, пластик тәрәзәләр эшләнә һәм реализацияләнә. Һәм булдыклы, уңган эшмәкәрләребез башка төр продукция җитештерүгә дә бик батыр алыналар. Мәсәлән, металлдан матур итеп, зәвык белән койма-капкалар ясыйлар, чәчтарашханәләр ачып, халыкка хезмәт күрсәтәләр һ.б.
Районда соңгы дистә елда киң колач белән төзелешләр алып барыла. Төзүчеләребезнең быелгы эшләренә генә күз салыйк: "төзелеш" дип аталган эшчәнлек буенча төрле оешмалар тарафыннан 410 млн. сумлык эш башкарылды. Бу күрсәткечнең 85 проценты - "Алексеевскдорстрой" өлеше: юлчылар быел 20,2 км юлны реконструкцияләделәр һәм ремонтладылар. "Алькеевоспецстрой", "Строитель и К", ПМК "Мелиорация", "Алькеевская строительная компания" җәмгыятьләре исә социаль мәдәни объектлар, торак йортлар төзү белән шөгыльләнделәр. Хәзерге вакытта Каргада мәдәният йорты ремонтланып бетте, бу бинада шулай ук фельдшер-акушерлык пункты, элемтә бүлеге һәм авыл җирлеге советы да урнашты. Хурада авылында смета бәясе 10,5 млн. сумлык күп функцияле үзәк төзелде. Иске Чаллы һәм Хлебодаровкада модульле ФАПлар төзеп куелды. Алга таба Үргәгар, Яңа Чаллы, Югары Кәчи, Каракүл, Иске Камка, Чуаш Шәпкәсе, Карамалы ФАПлары төзекләндереләчәк. Быел өч зур мәктәп - Иске Матак, Алпар һәм Борискино мәктәпләре дә капиталь ремонтланды. Боларга өстәп яңа суүткәргечләр төзелү, урамнарга асфальт җәелү, 51 торак йорт төзелеп куллануга тапшырылу (хәзер безнең районда яшәүче бер кешегә 24,7 кв. метр торак мәйданы туры килә, республика күрсәткеченнән югарырак бу сан!) турында да әйтик. Полиция участок инспекторлары, ятим балалар, яшь белгечләр һәм башка категорияле гражданнар дәүләт ярдәме белән тораклы булды.
Ел әле тәмамланмаган. Район икътисадының төрле тармаклары эшчәнлеге нәтиҗәләренә без соңрак әйләнеп кайтырбыз. Ә бәйрәм алдыннан өстә китерелгән саннар һәм фактлар турында уйланып алу да җитеп торыр. Чөнки бу зур һәм кечкенә эшләр нигезендә кешенең эшкә, торакка, сәламәтлеген ныгытуга, белем алуга һ.б. хокуклары турында дәүләт тарафыннан кайгырту ята бит. Ягъни, Конституция тарафыннан гарантияләнгән хокукларыбыз турында кайгырту. Бәйрәм көннәрендә шул турыда искә төшереп алсак, бик урынлы булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев