Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Иске Матак” отряды игенчеләре үткән атнанда ук икмәкне турыдан-туры җыеп алуга кереште

Район басуларында 5788 гектарда көзге бодай теземнәргә салынды. Шуның 2793 гектары суктырылды, 6500 тонна яңа уңыш алынды. Бер гектардан уртача уңыш 23 центнер тәшкил итә. Уракка беренчеләрдән төшкән "Хузангай" игенчеләре 2000 гектарда бодай суктырып та өлгерде. "Көньяк Әлки" филиалының "Борискино" отряды борчак сугуга кереште. Ә "Юхмачы"лылар бүген бодай суктыра. "Иске...

Район басуларында 5788 гектарда көзге бодай теземнәргә салынды. Шуның 2793 гектары суктырылды, 6500 тонна яңа уңыш алынды. Бер гектардан уртача уңыш 23 центнер тәшкил итә.

Уракка беренчеләрдән төшкән "Хузангай" игенчеләре 2000 гектарда бодай суктырып та өлгерде. "Көньяк Әлки" филиалының "Борискино" отряды борчак сугуга кереште. Ә "Юхмачы"лылар бүген бодай суктыра.

"Иске Матак" отряды игенчеләре үткән атнанаң җомга көнне үк икмәкне турыдан-туры җыеп алуга кереште. Уҗым бодае чыгышы һәр гектардан уртача 21 центнер.

-Елына күрә без бик канәгать,-ди комбайнчылар.

Без Төгәлбәй авылы янәшәсендәге кырга килеп төшкәндә дүрт комбайн көзге бодай суктыруда эшли иде. Кыр корабларының барысы да уңган, тәҗрибәле ир-егетләр кулында. Рәфис Камалов белән Юрий Севрикеев "Нью-Холланд"ларны иярлиләр. Илнар Шәймәрдәнов - "Лексион"да. Дилүс Латыйпов "Мега" га әле беренче ел гына утырган. Ташбилге егете Дилүс:

-Комбайн штурвалында беренче сезонымны башлап җибәрдем. Бераз дулкынланам да,-ди әнә.

20 яшьлек бу егет авыл хуҗалыгы техникасы беләнбик яхшы таныш икән инде. Яз айларында ул "МТЗ-1221" тракторында иген басуларын тырмалауда катнаша, аннары тиерлекчелек комплексларында техниканың төрлесендә хезмәт куя.

-Алга таба да авылда эшләргә исәбем,-ди Дилүс. -Олыларга алмашка без килмәсәк, бу басуларда кем эшләр.

Сүзне озакка сузмыйча, егет комбайнына утырып иген суктыруын җәвам итте.

-Иң яшь комбайнчыларыбызның берсе булса да, тәҗрибәле остазларыннан калышмаска тырыша, -ди аның турында хуҗалыкның баш агрономы Николай Кудряшов. -Көненә 50 тоннага кадәр бодай суктырып өлгерә.

-Бункерлар тулып кырда басып торганыбыз юк, -ди комбайнчы Рәфис Камалов. -Дүрт "КамАЗ" ашлыкны Базарлы Матак элеваторына өзлексез ташып тора. Эш шартлары да әйбәт.

"Иске Матак" отрядында көзге бодай 1099 гектарны били, арыш 272 гектарда. Моннан тыш, шактый гына мәйданда көнбагыш, кукуруз һәм солы бар.

-Көннәр шулай аяз гына торсын. Уракны озакка сузмабыз,-ди басуда эшләүче механизаторлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев