Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәкъдим иткән проектларыбыз кызыклы һәм игътибарга лаек

Республикада "Бердәм Россия" партиясе көннәрендә татарстанлылар күп кенә файдалы башлангычлар һәм кызыклы проектлар белән мөрәҗәгать иттеләр партия вәкилләренә. Шуларны исәпкә алып, Татарстан Министрлар Кабинеты муниципаль район һәм шәһәр округларының "Халык социаль проектлары" дип исемләнгән эшләренә конкурс игълан итте. Бәйгене үткәрү Икътисад министрлыгына йөкләнде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова...

Республикада "Бердәм Россия" партиясе көннәрендә татарстанлылар күп кенә файдалы башлангычлар һәм кызыклы проектлар белән мөрәҗәгать иттеләр партия вәкилләренә.

Шуларны исәпкә алып, Татарстан Министрлар Кабинеты муниципаль район һәм шәһәр округларының "Халык социаль проектлары" дип исемләнгән эшләренә конкурс игълан итте. Бәйгене үткәрү Икътисад министрлыгына йөкләнде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова журналистлар белән очрашуда болай диде:

- Проектларны "Халыкныкы" дип атауның сәбәбе - бу тәкъдимнәрнең нәкъ менә кешеләрнең үзләреннән керүе, аларны бергәләп хәл итәргә әзер булу. «Социаль» дип аталуы шулай ук аңлашыла, чөнки аларда җәмгыятькә кирәкле мәсьәләләр күтәрелә.


Проектларны тормышка ашыру өчен кирәкле сумманың 60 процентын грант, 40 процентын район капларга тиеш.

Бәйгегә старт бирелде. Һәр район конкурска үз проектларын тәкъдим итә. Грант откан очракта ул проектларны тормышка ашыру мөмкин булачак. Бәйгенең беренче өлешендә иң кызыклы проектлар сайлап алынды. Безнең районнан тәкъдим ителгән ике проект конкурсның кичә Әлмәттә үткән этабында каралды.

Без конкурс турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова белән сөйләштек.

- Тәкъдим иткән проектларыбыз кызыклы һәм игътибарга лаек. Берсе - Базарлы Матакның Яшьләр урамында райондашларыбыз - Советлар Союзы һәм Социалистик хезмәт геройлары истәлегенә мемориаль корылмалар урнаштырылган ял паркы төзү. Грант шартлары буенча җиңүчеләргә республикадан 1 миллион сум, лауреатларга 580 мең сум акча биреләчәк. Базарлы Матакта ике парк төзедек инде. Аларны бигрәк тә яшьләр һәм балалар үз итте. Тагын Яшьләр урамында да парк булдырсак, авылның ул өлешендә яшәүчеләр өчен ял мәйданчыгы булыр иде.

Икенче проектыбыз "Авылда кич утырулар" дип атала. Анысын да конкурска тәкъдим итү максатка ярашлы булыр,-диде ул.

Икенче сайлап алу турын үткән проектлар финалга чыгачак. Билгеле, безнең проектларны җиңүчеләр арасында күрәсе килә. Әгәр хыял чынга ашса, бу ике проект 15 июльдә Казанда үтәсе бәйгедә катнашачак.

фото mintrud.nso.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев