Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игенчеләр уракка төште

16 июльгә район басуларының 2900 гектар мәйданында көзге бодай һәм борчак теземнәргә салынды. Көзге бодай 1043 гектардан суктырылды, 2421 тонна яңа уңыш алынды. Уңыш һәр гектардан уртача 23,2 центнер тәшкил итә. Уракка беренче "Хузангай" кооперативы игенчеләре кереште. Биредә 7 "МакДон" тәүлек әйләнәсе көзге бодайны теземнәргә сала. Игенчеләр 26 комбайн белән...

"Кызыл Шәрык-Агро"ның «Борискино» отряды кырында кичә бөртек суктыруда 9 комбайн эшләде. Игенчеләр уҗым бодаен турыдан -туры җыеп алалар. Яңгырлар яумаса да, бу кырның һәр гектарыннан якынча 22 центнер уңыш чыга.

«Борискино» отряды уракка һәр елны диярлек беренчеләрдән булып керешә. Биредә җир комлы, шуңадыр ахры, игеннәр иртәрәк өлгерә. Бодайның дымлылыгы 11,4 процент тәшкил итә. Өлкәннәр теле белән әйтсәк, бөртек шытырдап кипкән.
«Борискино» отрядында 3 комбайн исәптә, алар уңган, тәҗрибәле ир-егетләр кулында. Заманында "Нива", СК комбайннарында эшләгән механизаторлар хәзер инде чит илдән кайтарылган катлаулы кыр корабларын иярлиләр. Иван Калмыков "Нью-Холланд", Евгений Арнаков - "Лексион", Валентин Солодухин "Доминатор" комбайннарында эшлиләр. Комбайннар югары җитештерүчәнлеккә ия: 15 июль иртәсендә алар 178 гектарлы басуда эшли башлыйлар, төш җиткәндә аларга "Көньяк Әлки" филиалыннан тагын 6 комбайн кушыла. Беренче көннән үк комбайнчылар һәм техника җайлы гына эшләп китә.
Бөртекне комбайннан "КамАЗ" машиналары белән Базарлы Матактагы элеваторга ташыйлар.
Шул арада комбайннарның бункерлары тулып, машина көтеп торырга туры килә. Шуңа күрә икенче көнгә инде комбайннарга 10 машина билгелиләр. Аларның берничәсе прицеплы. Кыскасы, беренче көндәге кебек машина көтеп туктап торулар булмас комбайнчыларга.
«Борискино» отрядында уҗым бодае 1084 гектарда чәчелгән. Моннан тыш үткән көздә, төгәлрәге, августта 234 гектарда арыш, 114 гектарда тритикале чәчкәннәр. Бу мәйданнар күпкә мулрак уңыш бирергә охшаган.
Отряд җитәкчесе Фәрхәт Әхмәтҗанов хуҗалыкта 14 ел эшли. Кайсы басуның нинди уңыш бирергә сәләтле икәнлеген яхшы белә ул. Узган елда уңышы әйбәт булганга быел көнбагышны да күпләп чәчкәннәр - ул 1180 гектар мәйдан били. Моннан тыш бөртек һәм силос өчен 1000 гектардан артык мәйданга кукуруз игәләр. Без баш агроном Мөнип Борһанов белән ул кырларны да әйләнеп кайттык. Кукуруз, күз тимәсен, шактый биек булып үскән.
Бөртеге суктырылган салам да быел алтын бәясе торыр, мөгаен. Шуңа күрә Иске Әнҗерәдән Әмин Хәйруллин һәм Карамалыдан Рәшит Абдуллин саламны рулоннарга төреп баралар. Артларыннан ук Иске Камка егете Илсур Вәлиев әлеге рулоннарны арбасына төяп, азык утарына ташый. Кыскасы, кыр чистарып кала.
Кырда комбайннар эшләгәнне сәгатьләр буе онытылып күзәтеп торырсың. Механизаторларыбыз маңгай тирләрен тамызып үстергән икмәкне җыеп алыр чак җитте. Дөрес, быел һава шартлары мул уңыш алу мөмкинлеген бирмәде. Әмма үстергән кадәрен вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу - игенченең намус эше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев