Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Исерекләргә юлда урын юк "Әлки хәбәрләре" корреспонденты ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдта булды

Яңа елның беренче ае тәмамланып бара. Шушы вакыт эчендә район юлларында 9 автомобиль йөртүче руль артында исерек килеш тоткарланган. Бу юлы без ЮХИДИ инспекторлары белән кичке якта рейдка чыктык. Районның көньягында урнашкан авылларга юл тотканда ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәис Сафиннан гыйнвар аенда район юлларында вәзгыятьнең нинди булуы белән кызыксындык. -Ел...

Яңа елның беренче ае тәмамланып бара. Шушы вакыт эчендә район юлларында 9 автомобиль йөртүче руль артында исерек килеш тоткарланган.

Бу юлы без ЮХИДИ инспекторлары белән кичке якта рейдка чыктык. Районның көньягында урнашкан авылларга юл тотканда ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәис Сафиннан гыйнвар аенда район юлларында вәзгыятьнең нинди булуы белән кызыксындык.

-Ел башыннан бирле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 220 кешегә карата административ беркетмәләр төзелде, - ди районның баш "гаишнигы". -Кырыс җәзага тартыласыларын белә торып та кайбер йөртүчеләр руль артына салмыш хәлдә утырудан тайчанмыйлар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренең иң еш кабатлана торганнары тизлекне арттыру, хәвефсезлек каешын эләктермәү, танылмый торган номерлы машина белән идарә итү икән. Административ штрафларны вакытында түләмәүчеләр дә күп.

Түбән Әлки авылына кергәндә тәмам караңгы төшкән иде инде. ЮХИДИ инспекторы каршыга килүче җиңел автомобильне туктатты. Шоферны алкотестер белән тикшергәч, ирнең исерткечне шактый ук кулланганы мәгълүм булды. Дуслары өеннән кәеф-сафа корып кайтып килүе икән.

-Нигә җәяү генә кайтмадым?! -дип үзен күпме генә сүксә дә, соң иде инде. Административ беркетмә төзелде, тиешле урыннарга имза салынды. 15-20 минут элек кенә күтәренке кәеф белән машинада җилдерүче яңа танышыбыз башын иеп җәяү генә өенә юнәлде.

-Бу ирне хәзер нәрсә көтә?-дип сорыйм инспектордан.

-Җәмәгать судьясы тарафыннан аның эше бер ай эчендә каралачак. Ел ярым-ике елга "права"сыз калудан тыш, 30 мең сум штраф та салына. Моның өстенә, машинасын штрафстоянкада тоткан өчен сәгатенә 61 сум, тәүлеккә 1464 сум түләргә тиеш булачак ("түләүле" вакыт инспекторлар тоткарлаган сәгатьтән үк башлана).

-Йөртүче алкотестер күрсәткечләре белән килешмәсә?

-Мондый очракта аны хастаханәгә алып барабыз. Биредә табиб машина йөртүченең исерткеч куллану-кулланмавын кабат тикшерә.

…Кичке рейдыбызда башка исерек шоферлар очрамады. Зәһәр суык аз гына вакыт эчендә дә битләрне "чеметеп", аякларны өшетте, билгеле. Салкын булгангамы, юлда машиналар гадәттәгедән азрак иде. Инспекторлар туктаткан һәр шоферны төнгә һаваның тагын да суытасы хакында искәрттеләр, ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев