Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Хузангай” кооперативы хуҗалык кырларында 7 "Мак Дон” комбайны көзге бодайны теземнәргә сала

Районда гына түгел, республикада беренчеләрдән булып "Хузангай" кооперативы игенчеләре урып-җыю эшләрен башлап җибәрделәр. Хуҗалык кырларында 7 МакДон" комбайны көзге бодайны теземнәргә сала. Кооперативта урып-җыюга керүшеләре турында ишеткәч без кичекмәстән Хузангай якларына юл тоттык. Максатыбыз - авыл хуҗалыгы эшләренең иң мөһиме булган уракка кооператив механизаторларының ничек әзерләнүләре, эшне оештырулары белән танышу....

Районда гына түгел, республикада беренчеләрдән булып "Хузангай" кооперативы игенчеләре урып-җыю эшләрен башлап җибәрделәр. Хуҗалык кырларында 7 МакДон" комбайны көзге бодайны теземнәргә сала.

Кооперативта урып-җыюга керүшеләре турында ишеткәч без кичекмәстән Хузангай якларына юл тоттык. Максатыбыз - авыл хуҗалыгы эшләренең иң мөһиме булган уракка кооператив механизаторларының ничек әзерләнүләре, эшне оештырулары белән танышу.

-Быел яз иртә килде, чәчүне вакытында тәмамладык. Майның кызу көннәре күңелгә борчу салса да, җәй башындагы мул яңгырлар бик вакытлы булды. Кырларда игеннәр мул уңыш белән өметләндерәләр,-дигән сүзләр белән каршы алды безне хуҗалыкның баш агрономы Юрий Льдинов.

"Хузангай" механизаторлары узган атнаның җомга көнендә үк уҗым бодаен теземнәргә салуга керешкәннәр. Алар 2050 гектарлы мәйданда бодайны теземнәргә салып та өлгергәннәр.

-Бүгенгә эш темпын киметергә мәҗбүр булдык әле. Суктырасы ашлыкның дымлылыгы югары, 20 процент тирәсе. Аның 14-15 процент дымлылыкка кадәр кипшенгәнен көтәргә кирәк, шунда гына эшне тиешенчә алып барырга булачак,- дип өстәде баш агроном.

Басуда тигез рәтләргә салынган бодай теземнәрен суктыра башлауны озак көтәргә калмаган. "Көннәр шулай кызу, коры торса, атна уртасында комбайннарыбыз белән кырларны штурмлауга, ягъни игеннәрне суктыруга керешәчәкбез",-ди хуҗалык җитәкчесе Евгений Чугунов.

Штурм сүзен җитәкче бу урында бик дөрес кулланды. Чөнки "Хузангай"да бөтен эшне дә күмәк көч, бердәмлек белән башкарырга яраталар. Ындыр табагында басып торучы 25 кыр корабы бүген кырга чыгарга әзер. Шулай ук суктырылган икмәкне кырдан ындыр табагына ташыячак 13 йөк машинасы да әзерлек сызыгында. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хуҗалыкта булганнар, уракта катнашачак комбайннарның тиешенчә ремонтланганмы, механизмнары көйләнгәнме икәнен әйбәтләп тикшергәннәр һәм уңай бәяләп киткәннәр.

Игенчеләр хезмәтенә тиешле бәя бирү турында да кайгыртканнар инде кооперативта. "Дон" комбайнында бер тонна ашлык суктырган өчен 45 сум, "Нью Холланд"та һәм "Акрос" та эшләүчеләргә 35 сум хезмәт хакы исәпләячәкләр. "МакДон" комбайнында эшләүче механизаторларга, ургычның киңлегенә карап, гектарына 25 сумнан 35 сумга чаклы түләү каралган.

Шундый комбайнда эшләүче Вадим Морилев эшнең яхшы оештырылуыннан канәгать булуын җиткерде.

-Мин ел әйләнәсендә берничә төрле техника белән эшлим,-дип әйтеп куйды ул. Чынлап та, иртә язда "Туман" агрегаты белән ашлама кертүдән башлана аның хезмәте. Үсемлекләр шытып чыккач аларны корткычлардан һәм авырулардан саклауда, чүп үләннәренә каршы көрәштә катнаша ул. Ә урак башлануга "МакДон"га утыра. Шушы өч көндә 350 гектар мәйданда көзге бодайны теземнәргә салган. Ә аңа кадәр Вадим 450 гектар мәйданда печән буласы үләннәрне чапкан. Аның янында ярдәмчесе дә бар: улы Евгений, унынчы сыйныфны тәмамлауга әтисе янына эшкә ашыккан. Тырыша егет, олылардан бер дә калышмый.

-Үткән елда өйрәнеп кенә йөргән иде. Быел инде ярдәмчем, алыштыручым ул минем,-ди улы белән горурланып әти кеше.

Хуҗалыкта суктырыласы мәйданнар шактый зур: 6 мең гектардан артык мәйданны көзге бодай били, 1 мең гектарда борчак, 2,5 мең гектарда арпа һәм борчак катнашмасы үстергәннәр, шулай ук солы белән арпага да шактый мәйдан бирелгән. "Хузангай" кооперативы игенчеләрен эш күләме белән куркытып булмый анысы. Әнә баш агроном Юрий Льдинов та:

-Көннәр генә аяз торсын, игеннәрне июль ахырына җыеп бетерергә тырышырбыз,-ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев