Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башкарма комитеты утырышында бүджеттан тыш эшчәнлеккә бәя бирелде

фото topmanagement.com.ua сайтыннан 2014 елда районның бюджет учреждениеләре бюджеттан тыш эшчәнлекләре нәтиҗәсендә 29,5 миллион сум акча эшләп алырга тиеш. Елның яртысы инде үтеп бара, бу планның үтәлеше турында кайбер нәтиҗәләрне ясап та була. Район башкарма комитеты утырышының көн тәртибенә беренче мәсьәлә итеп нәкъ менә шул тема куелган иде дә. Һәм...

фото topmanagement.com.ua сайтыннан

2014 елда районның бюджет учреждениеләре бюджеттан тыш эшчәнлекләре нәтиҗәсендә 29,5 миллион сум акча эшләп алырга тиеш. Елның яртысы инде үтеп бара, бу планның үтәлеше турында кайбер нәтиҗәләрне ясап та була.

Район башкарма комитеты утырышының көн тәртибенә беренче мәсьәлә итеп нәкъ менә шул тема куелган иде дә. Һәм утырышның күпчелек вакыты мәсьәләне өйрәнеп, карарлар кабул итүгә китте.Татарстан казначылыгы департаментының территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Миләүшә Җәләлова әйтүенчә, бюджеттан тыш эшчәнлектәе алынган керемнең 50 процентын учреждение хезмәткәрләренең эш хакларын түләүгә тотарга кирәк. Димәк, моның белән шөгыльләнү коллективларны һәм аларның җитәкчеләрен кызыксындырырга тиеш. Әле бит бюджеттан тыш эшчәнлектә чикләүләр дә юк: мәктәп яны бакчасында яшелчә үстереп сатасыңмы, терлек, кош-корт асрыйсыңмы, макулатура, пластмасса җыюны оештырасыңмы, укучыларга өстәмә түләүле хезмәтләр тәкъдим итәсеңме - эшлә генә! Әмма бөтен җирдә дә моны аңлап, файда күрмиләр шул. Мәгариф учреждениеләре быел 4 млн. 627 мең сум акча эшлибез, дип йөкләмә алган булганнар. Әлегә аны 34 процентка гына үтәгәннәр. Дөрес, көзгә, бакчаларда кәбестә-суган өлгергәч, бу күрсәткеч бераз үсәр анысы.

Шул ук вакытта хәзер, бүген акча эшләү мөмкинлекләре дә бар. Башкарма комитет утырышында макулатура җыеп җыеп тапшырудагы кимчелекләр тәнкыйтьләнде. Инде кәгазьне пресслау җайланмасы да куелган, сәүдә нокталары белән сөйләшеп, күп итеп катыргы җыярга да була. Әмма эш сүлпән бара әле. Укытучыларның репетиторлык белән шөгыльләнүен дә закон кысаларына "кертергә" кирәк, бу шулай ук өстәмә акча эшләү чыганагы бит, диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мария Платонова.

"Алинә" универсаль спорт залында акча эшләү мөмкинлекләре тагын да зуррак. Әмма алар бөтенләй файдаланылмый! Тренажерлы залда шөгыльләнүчеләргә абонементлар сату да юк хәтта. Ә бит анбда 21 кеше эшли, аларга хезмәт хаклары түләргә, шул биниһая зур залны җылытырга, яктыртырга кирәк. Бүджеттан тыш эшчәнлек исә юк дәрәҗәдә.

Утырышта сәламәтлек, культура учреждениеләрнең, ветеринария берләшмәсенең бу юнәлештәге эшчәнлеге тикшерелде. Аннары балаларның җәйге ялын оештыру, аларны эшкә урнаштыру турында сүз булды. Утырышта каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев