Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа ФАПта мөмкинлекләр күп, әмма чирләүчеләр аз булсын

Хлебодаровка авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Тыштан да, эчтән дә бик матур итеп эшләнгән яңа ФАП ике авыл - Хлебодаровка һәм Демидовка халкына хезмәт итәчәк.

Хлебодаровка ул районның бик үзенчәлекле авылы. Үзенең хезмәт казанышлары белән сокландырган шәхес - Социалистик Хезмәт Герое Василий Никитович Прохоров шушы җирлектә яшәгән. Гомумән, биредә эшкә батыр, уңган халык көн күрә. Электән аларның ындыр табагына килеп керсәң, андагы байлыкка, төзеклеккә, чисталык-пөхтәлеккә хәйран кала идең. Бүген мәктәпләре чисталык-тәртип, бакчаларында үскән муллык белән күпләргә үрнәк булырлык. Авыл тулы төзек, заманча йортлар. Райондагы иң җитеш авылларның берсе бу.
Яңа ФАП ачылуны хлебодаровкалылар күптән көтеп алды. Бәйрәмгә ике авыл халкыннан тыш, кунаклар да шактый килгән. Тантанада чыгыш ясап, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин:
- Минем өчен бик якын авыл бу, - диде. - Без сезнең белән бергәләп ничә еллар дәвамында хәйран гына уңышлы эшләдек (Фердинат Мидхәтович заманында "Хлебодаровка" - совхозын оештырып, байтак еллар аны җитәкләде, биредәге дистәләгән яңа торак йортлар да шул елларда корылды. Авт.). Бүген дә сездә ике мең баштан артык терлек үстерелә, басуларда һәр елны сөендерерлек икмәк уңышы өлгерә. Менә Анино Салман ягына күпер төзетүне сорап мөрәҗәгать иткән идегез. Анда күтәртелгән юл бар, күпер мәсьәләсе дә безнең игътибар үзәгендә. Авылга яңа ФАП бинасы бик кирәк иде. Үз хезмәтенең чын остасы булган фельдшерыгыз Валентина Кузнецова сезгә бар уңайлыклар тудырылган бинада хезмәт күрсәтәчәк хәзер.
Яңа ФАП ачылу тантанасында Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашты һәм авыл халкының шатлыгын уртаклашты.
- Республикабызда медицина хезмәте күрсәтү елдан-ел халыкка якыная һәм аның сыйфаты яхшыра бара. Сездә бүген модульле ФАП ачылу да шуның бер мисалы. Бирегә сез сырхаулап түгел, ә күбрәк фельдшерыгыз янына профилактик ярдәм алырга, киңәшкә килсәгез иде, - дигән теләген белдерде Сәрия Харисовна.
Республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов халык алдында чыгыш ясап болай диде:
- Менә икенче ел инде республикада авылларда модульле ФАПлар төзү программасы эшли. Сезнең Әлки районында бишенче шундый ФАП ачыла. Бер генә башка авыл районында да шулкадәр яңа ФАП төзелгәне юк. Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин һәм аның командасы үтә дә активлык белән эшлиләр бу юнәлештә. Яңа ФАПларда медицина хезмәте күрсәтү тиешле югарылыкта буласына да ышанам. Әнә "Ак чәчәкләр" республика бәйгесендә 37 мең медицина хезмәткәре арасыннан Әлки белгече призлы урынны алды. 13 мең табиб арасында янә сезнең доктор җиңү яулады. Ә мин үз чиратымда авылларда бер генә ФАП та ябылмас дип ышандырып калам.
Районның баш табибы урынбасары Светлана Одушкина модульле ФАПларны сыйфатлы итеп төзергә өйрәнгән "Строитель и К" җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшинга рәхмәтләрен әйтеп, истәлекле бүләк тапшырды.
Менә ишектәге ал тасмалар киселде. Без "Хәерле сәгатьтә!" дия-дия яңа бинага уздык. Үзе җыйнак, үзендә беренчел медицина хезмәте күрсәтү өчен бөтен шартлар да бар. Җиһазлары да җитеш.
Мин соңрак бәйрәмгә өч кечкенә баласын җитәкләп килгән Вәлия Вәлиева белән сөйләштем. Ул сөенечен яшермичә:
- Яңа ФАП төзелүгә бик шатландык, - диде. - Элекке медпункт бинасы иске, салкын иде. Ә безнең ФАПка гел йомышыбыз төшеп тора. Балаларым яшьләр бит, авырмыйча тормыйлар.
Сүзгә пенсионерлар Вера Пантелеева белән Николай Кузнецов та кушылалар:
- Фельдшерыбыз бик әйбәт безнең. Инде менә эш урыны да яхшырды. Безнең турыда кайгырткан җитәкчеләргә рәхмәт, - диләр.
Үзешчәннәр чыгышлары белән тантана әле шактый дәвам итте.

P.S. Сәрия Сабурская районда эш сәфәре барышында Базарлы Матакта төзелеп килүче эчке эшләр бүлеге бинасын карады, бүлекнең бүгенге эш шартлары белән танышты. Аннан ул район үзәк хастаханәсендә булды. Капиталь ремонтланган терапия корпусы, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге белән танышты. Ул биредә халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча бик әйбәт шартлар тудырылуын югары бәяләде.
Аннан Сәрия Сабурская район хакимияте бинасында шәхси мәсьәләләр, сорау-гозерләр белән килгән кешеләрне кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев