Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Коррупция, ришвәтчелек чирен бердәм көч һәм тырышлык белән генә савыктыра алачакбыз

9 апрельдә Чистай шәһәрендә булган зона семинар-киңәшмәсендә коррупциягә каршы көрәшне нәтиҗәлерәк итү, бу яман күренешкә киртә куюның үтемлерәк чараларын табу хакында сүз барды. Анда районыбыздан да вәкилләр катнашты. Җәмгыятебез өчен куркыныч чиргә әверелгән коррупциягә каршы көрәшкә хөкүмәтнең дә, җәмәгать оешмаларының, масскүләм мәгълүмат чараларының да чын-чынлап алынуына халыкның күпчелеге ышана башлады...


9 апрельдә Чистай шәһәрендә булган зона семинар-киңәшмәсендә коррупциягә каршы көрәшне нәтиҗәлерәк итү, бу яман күренешкә киртә куюның үтемлерәк чараларын табу хакында сүз барды. Анда районыбыздан да вәкилләр катнашты.

Җәмгыятебез өчен куркыныч чиргә әверелгән коррупциягә каршы көрәшкә хөкүмәтнең дә, җәмәгать оешмаларының, масскүләм мәгълүмат чараларының да чын-чынлап алынуына халыкның күпчелеге ышана башлады инде. Дөрес, халык арасында үткәрелгән сораштырулар күрсәткәнчә, вакытлы матбугатта коррупция мәсьәләләре җитәрлек яктыртылмый әле дигән фикердә торучылар да шактый.

Күпләрнең көндәлек тормышта туган проблемаларны хәл итү юлларын белеп җиткермәүләре дә коррупциягә юл ача. Теге яки бу мәсьәләне хәл кылу сузылган, каршылыклар килеп туган вакытта еш кына башка килгән беренче уй таныш-белешләрне, "элемтәләрне" файдалану, кемгәдер ришвәт биреп эшне тизләтү хакында була.

Республикабызда төрле дәүләт программалары эшли. Аларның күпчелеге халыкның социаль, көнкүреш хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән. Әмма ул программалардан файдалануның бар нечкәлекләрен белеп бетермәү дә еш кына ришвәтчелеккә китерә.

Гомумән, коррупция очракларының күбесен ришвәтчелек тәшкил итә. Әмма ришвәтчелек тә ике яклы - сораучысы, алучысы гына түгел, бирүчесе, тәкъдим итүчесе дә закон каршында бердәй җаваплы. Әмма шунысы хак - коррупция илнең икътисадый үсешенә аяк чала, социаль бердәмлек нигезен какшата.

Чистай шәһәрендә үткән семинар-киңәшмәдә сүз күбрәк вакытлы матбугат чаралары аша халыкны коррупциягә каршы көрәшнең җитди юнәлеш алуына ышандыру хакында барды. Хәзер газеталарга халыкка җиткерү өчен ышанычлы чыганаклардан мәгълүмат туплау мөмкинлеге дә зур. Бу турыда республика Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе киңәшчесе Салават Рәхимов та ассызыклап үтте. Ул үз чыгышында республикада коррупция белән "буялган" министрлар, муниципаль район җитәкчеләре, югары урыннарда эшләүче башка вазыйфаи затлар исемнәренең ачыктан-ачык фаш ителүенә басым ясады.

Халык та җәмгыятьнең нигезен какшатучы әлеге чир белән көрәшнең ясалма һәм чираттагы бер кампания генә түгеллеген аңлый, ышана бара, билгеле. Әмма бу көрәштә үзләреннән өлеш кертергә күпләр бүген әзер түгел әле.

Әйтик, безнең районда да "ышаныч әрҗәләре" куелган иде, газета аша укучыларыбызга "кайнар линия" телефоннары номерларын да җиткереп торабыз. Тик "ышаныч әрҗәләре"нә кешеләр ышанып бетмиме - алар һәрчак диярлек буш була. Коррупция очраклары турында телефоннан хәбәр итүчеләр турында да мәгълүматыбыз юк.

Әмма моңа карап кына без районда коррупция юк дия алмыйбыз. Ә нигә соң халык шулай битараф? Бәлки кая да булса хәбәр итеп кенә вәзгыятькә үзгәреш кертә алуларына ышанып җитмиләрдер? Семинар-киңәшмәдә халык ышанычын казану буенча үз фикерләре белән "Татарстан-яңа гасыр" телекомпаниясе журналисты Гөлнара Тимуршина уртаклашты. Хакимият, хокук саклау органнарына, җәмәгать оешмаларына халыктан кергән теләсә нинди сорау, тәкъдим газеталарда яңгыраш тапса, ул чакта күпләрдә коррупцияне җиңеп буласына ышаныч арта төшәр иде, дигән фикердә тора коллегабыз.

Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗановның да матбугат хезмәткәрләренә әйтер сүзе бар иде:

-Коррупциягә каршы кискен көрәш алып бару кирәк, әлбәттә. Әмма ришвәтче бер чиновник, укытучы я табибның фаш ителүе бу профессия вәкилләренең калганнары да шундый, дигән фикер тудырмасын иде. Бездә бит күпчелекне намуслы хезмәт кешеләре тәшкил итә. Югыйсә эшләргә белгеч табып булмас. Үзебездән чыгып әйтәм: Чистай администрациясенә эшкә белемле, яшь, инициативалы кеше табу бик авыр. Халыкта, чиновник икән, ул ришвәтче, урлаучы дигән фикер тумасын иде.

Сүз дә юк, әлегә җәмгыятебез коррупция, ришвәтчелек чире белән авырый. Аны бердәм көч һәм тырышлык белән генә савыктыра алачакбыз.

фото ukrmonitor.ucoz.org сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев