Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кошки авылында узган җыенда халыкны бүгенге көндә борчыган сорауларга җавап бирделәр

Кошки авылында узган җыенда бүген халыкны борчыган байтак мәсьәләләр хакында сүз булды. Хәер, уңай үзгәрешләр дә бихисап биредә. Кошки авыл җирлеге Татар Төгәлбәе, Рус Төгәлбәе, Кошки авылларын берләштерә. Авыл җирлеге башлыгы Элфира Нуртдинова чыгышыннан күренгәнчә, өч авылга 144 хуҗалык, 358 кеше исәпләнә. Шуларның 113 е пенсионер, 35 е мәктәп укучылары,...

Кошки авылында узган җыенда бүген халыкны борчыган байтак мәсьәләләр хакында сүз булды. Хәер, уңай үзгәрешләр дә бихисап биредә.

Кошки авыл җирлеге Татар Төгәлбәе, Рус Төгәлбәе, Кошки авылларын берләштерә. Авыл җирлеге башлыгы Элфира Нуртдинова чыгышыннан күренгәнчә, өч авылга 144 хуҗалык, 358 кеше исәпләнә. Шуларның 113 е пенсионер, 35 е мәктәп укучылары, 20 се мәктәпкәчә яшьтәге балалар. 111 кеше хезмәт яшендәгеләр, калганнары студентлар һәм читтә торучылар. Эшкә сәләтлеләрнең күбесе бюджет өлкәсендә, авыл хуҗалыгында, шәхси эшмәкәрләр, районның төрле оешмаларына йөреп хезмәт куя.

Демографик хәл елдан-ел тискәре якка тәгәри бара. 2013 елда 10 кеше бакыйлыкка күчсә, бары бер бала дөньяга аваз салган. Кошки авылында мәктәпкәчә яшьтәге 16 бала булуга карамастан, балалар бакчасы ябык. Ата-аналарның анда балаларын йөртергә теләмәүләре белән аңлатты аны Элфирә Нуртдинова. Төгәлбәйдә исә 10 балага исәпләнгән балалар бакчасына бүген нибары 4 бала йөри.

Авыл җирлегендәге халык ярдәмче хуҗалыкларында 59 баш сыер, 480 баш сарык, 5 ат, 112 оя умарта тота. Терлекчелек продукциясенең үзләреннән артканын саталар да. Былтыр 131 тонна сөт сатып, җирле халык 1 миллион 742 мең сум акча эшләп алган. Сөт җыю һәм аны тапшыру әйбәт оештырылган анысы. Әмма халык үстергән терлекне кая илтәргә белми. Чөнки ит җыючылар тәкъдим иткән бәя авыл кешесен бер дә канәгатьләндерерлек түгел.

Ничәмә-ничә еллар юлсызлыктан интеккән авыл өчен бу проблема тулысы белән хәл ителде. Кошки һәм Төгәлбәй авылларының үзәгенә чаклы асфальт түшәлгән юллар салынды. Төгәлбәй урамнары авыл халкы һәм район оешмалары хезмәткәрләре тырышлыгы белән чүп-чардан арындырылып чистартылды, иске, хуҗасыз йортлар сүтелде. Төгәлбәй авылында урнашкан янгын сүндерү диспетчерлык пунктына реконструкция ясалган һәм бер янгын сүндерү машинасы да кайтарылган. Төгәлбәй мәдәният йортын ремонтлау да төгәлләнгән, тирә-юне тотып алынган. Җирле халыкта бүген 48 җиңел автомобиль, 6 йөк машинасы, 18 трактор исәптә.


Гомергә юлсызлыктан интеккән Кошки һәм Төгәлбәй халкы өчен бу проблема хәл ителде. Авылларның үзәгенә кадәр асфальт юллар салынды.



Җирлектә 17 кеше эшсез өйдә утыра. Элфирә Нуртдинова әйтүенчә, аларның күбесе әти-әниләре җилкәсендә яшәүче ир-атлар. Аларга чынлап та эш юкмы соң? "Хузангай" хуҗалыгы җитәкчесе Евгений Чугунов әнә:

-Теләгән кешегә без рәхәтләнеп эш бирә алабыз. Кирәк икән, вахта ысулы белән эшкә йөрү өчен автобус та билгели алабыз. Тулай торактан түләүсез бүлмә бирергә дә була,-дип тора.

Кошкида урта гомум белем бирү мәктәбе эшләп килә. Биредә 35 бала укый, 9 ы Төгәлбәйдән килеп йөрүче балалар. Аларны йөртү белән бәйле проблемалар да бар. Мәктәп директоры Дмитрий Локтев әйтүенчә, иске автобусны төзекләндерү өчен бик күп акча кирәк, шуңа балаларны әлегә җигүле ике ат белән йөртергә мәҗбүрләр.

Әлеге сорауны җыенга килгән халык та күтәреп алды. Муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Фәнис Камалов мәсьәләгә ачыклык кертеп болай диде:

- "Фиат" автобусына заявка бирдек. Яңа уку елы башыннан укучылар яңа автобуста йөрерләр дип ышанып калабыз.

Башкарасы эшләр әле шактый. Эшсезләргә хезмәт урыннары булдыру, урамнарны яктырту… Күргәнебезчә, авылның проблемалары уңай якка хәл ителеп килә. Ә бит авылларны саклап калу, андагы мәсьәләләрне хәл кылу күп очракта шунда яшәүчеләрнең үзләреннән дә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев