Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нәни пассажирның үз кәнәфие булсын

2013 елда район юлларында булган аварияләрдә 2 бала зыян күрде, махсус җайланмасыз гына утырып баручы бер бала һәлак булды. Мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана. Шул вакытка туры китереп, республикада "Бала - иң мөһим пассажир" дигән акция үткәрелә. Бу чарада мәгариф учреждениеләренең барысы да катнашачак, дип әйтә алам. Акция барышында күтәреләчәк төп...

2013 елда район юлларында булган аварияләрдә 2 бала зыян күрде, махсус җайланмасыз гына утырып баручы бер бала һәлак булды.

Мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана. Шул вакытка туры китереп, республикада "Бала - иң мөһим пассажир" дигән акция үткәрелә. Бу чарада мәгариф учреждениеләренең барысы да катнашачак, дип әйтә алам. Акция барышында күтәреләчәк төп мәсьәлә - балаларны машинага утыртып йөргәндә куркынычсызлык каешлары яки кечкенә пассажирларны тотып тору җайланмалары куллану.

Куркынычсызлык каешын куллану тиешлеге шик астына алынмый, моңа кагылышлы өстәмә таләпләр Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләрендә төгәл күрсәтелгән. Әйтик, бу кагыйдәләрдә куркынычсызлык каешлары булган транспортта 12 яшькәчә балаларны аларның буена һәм гәүдә авырлыгына туры килүче җайланмалар, ә җиңел автомобильнең алгы утыргычында йөрткәндә баланы тотып торучы җайланма ярдәмендә генә йөртәргә рөхсәт ителүе кисәтелә. Бу кагыйдәне бозган өчен административ штраф салына. Аның күләме кечкенә түгел, 3000 сум. Иң мөһиме - сүз бала гомере турында бара. Ә аны нинди акча белән бәялисең.

Кечкенә пассажирга - автокәнәфи

Балалар өчен автомобиль кәнәфие - аларны транспортта утыртып йөрү өчен тотып торучы махсус җайланма ул. Автокәнәфидә яңа туганнан алып буе 150 сантиметр, авырлыгы 36 кг га җиткән кечкенә пассажирларны утыртып йөриләр. Аның төп бурычы - авария булганда, кинәт тормозга басканда, кискен маневрлар ясаганда баланың куркынычсызлыгын тәэмин итү. Файдасы бәхәссез - үлемгә китерердәй җәрәхәтләрне 75 процентка киметә ул. Һичшиксез үтәлергә тиешле шарт - утыргычны автомобильдә дөрес урнаштыру.

Балалар өчен утыргычлар төрле була - кайберләре берничә авырлыкка исәпләнгән. Бала белән "үсә" торган трансформерлар да була. Алар бәрелүгә чыдам пластиктан һәм бала өчен зыянлы булмаган башка материаллар кулланып ясала. Россиядә сатыла торган барлык утыргычлар дәүләт стандартлары таләпләренә туры килергә тиеш. Алар шулай ук нәни пассажирның яшенә (әйтик, яңа туган сабыйлар, 1 яшьтән узганнар, 3-7 һәм 6-12 яшьлекләр өчен) туры килергә тиеш. Чөнки төрле яшьтәге баланы машинада утыртып йөртүнең үзенчәлекләре бар бит.

Мәсәлән, яңа гына туганнар өчен автолюлька кулланыла, ул кәрзинне хәтерләтә, машинаның арткы утыргычына беркетелә һәм хәрәкәт юнәлешенә перпендикуляр урнаштырыла. Аз гына үсә төшкән (1 яшькә кадәрге) бала өчен автокәнәфи хәрәкәт юнәлешендә куела - машина кинәт туктаганда сабыйның умыртка баганасына, муен сөякләренә зыян килмәсен өчен эшләнә бу. Бала кәнәфиен арткы урындыкка беркетергә киңәш итәбез, чөнки ул машинада иң куркынычсыз урын санала. Зуррак балалар (6 айдан 12 яшькәчә), ягъни гәүдә авырлыгы 13-36 кг булганда) өчен кәнәфиләрне бала йөзе белән хәрәкәткәт юнәлешендә утырырлык итеп беркетергә кирәк.

Кечкенә пассажирларның төрлесенә ярый торган кәнәфиләр дә бар. Алар бик уңайлы, шуның өстенә берничә кәнәфи сатып алуга караганда мондыен алу арзанрак та төшә.

Балалар утыртып йөрүчеләр шуны аңларга тиеш: кечкенә пассажирның сәламәтлеге һәм гомере өчен сез җаваплы. Шуңа күрә беренче чиратта машинаны балалар өчен махсус утыргыч белән җиһазларга тиешлегегезне онытмасагыз иде.

фото zdorovieinfo.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев