Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район хуҗалыкларында уҗымнарны тукландыру бара

Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 2600 гектар чамасы уҗым басуларына ашламалар кертелде. "Көньяк Әлки" филиалының "Әхмәт", "Юхмачы", кырлары өстендә үткән атна ахырыннан бирле АН-2 самолеты минераль ашламалар сибә. -Һава торышы уңай булганда көненә 400-500 гектар басу ашларга сәләтле без,-ди Краснодар краеннан килгән АН-2 очучысы Олег Гончарев. Әмма, барлык кырлар да кардан арынып...

Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 2600 гектар чамасы уҗым басуларына ашламалар кертелде. "Көньяк Әлки" филиалының "Әхмәт", "Юхмачы", кырлары өстендә үткән атна ахырыннан бирле АН-2 самолеты минераль ашламалар сибә.
-Һава торышы уңай булганда көненә 400-500 гектар басу ашларга сәләтле без,-ди Краснодар краеннан килгән АН-2 очучысы Олег Гончарев.
Әмма, барлык кырлар да кардан арынып бетмәү сәбәпле, очкычлар тулы куәткә эшли алмый әле. Без кырга килгәндә дә очучылар һавага күтәрелмәгән иде.
-Нишләп очмыйсыз, әллә тимер кошларыгызны ял иттерәсезме?
-Вакытлыча "нелетная погода" шул. Анимометр приборы җилне секундка 9 метр күрсәтә, ә безгә җилнең тизлеге секундка 6 метрдан ким булганда гына очарга рөхсәт ителә,-дип җавап кайтара Олег Гончарев. Аның уң кулы, техник ремонтчы Анатолий Саниев белән дә әңгәмә корып алдык. Ул Краснодар краеннан Ейск шәһәреннән булып чыкты
-Бездә инде күптән 17 градус җылы, язгы эшләрнең кызган вакыты. Бодай кырлары тездән яшелгә күмелгән. Сездә мин өшим,-дип көлеп тә куйды ул. -Климат сездә кырыс, Краснодарда кыш бер ай гына, язы да иртә башлана.
Берничә сәгатьтән җил акрынлап тынды. Рәис Гыйматдинов, Йосып Кәлимуллин кран күтәргән 800 әр килолы ашлама капчыкларын тиз арада самолетка бушаттылар һәм АН-2 күккә ыргылды.
"Юхмачы" отрядының баш агрономы Фәргать Касаев сөйли:
-Көзге бодай чәчелгән уҗым басуларыбыз 2436 гектар, шуның 400 гектары тукландырылды. Кайбер урыннарда кырлар кардан арынмаган, җилле көннәр дә эшне тоткарлый. 500 гектарда күпьеллык үлән басуларыбызны самолетлар белән, калганын "Амазон" тагылма агрегатлары ярдәмендә тукландырырга ниятлибез,-ди.
Юлыбызны "Хузангай" кырларына таба дәвам иттек. Биредә уҗым басуларында өч "Туман" агрегаты йөрүен читтән кызыксынып күзәтеп тордык. Иртә срокларда басуларга минераль ашламалар кертү өчен менә дигән техника бу. Үзе җиңел, зур резина тәгәрмәчләре дә дымлы туфракта батарга ирек бирми. Бункерына берьюлы 600-800 килограмм ашлама сыя. Техниканы җаваплы, ышанычлы механизаторлар Вадим Морелов, Алексей Александров, Андрей Каргачев кулларына тапшырганнар.
-Иртә яздан көзгә чаклы бу техникага эш бетми. Башта басуга минераль ашламалар сибәләр, аннан чәчүлекләрне агу-химикатлар белән эшкәртәләр. Ул арада көзге чәчү дә җитә,-ди егетләр.
-Нинди эшкә тотынсалар да җиренә җиткереп башкара, күңел биреп хезмәт куя торган механизаторларыбыз болар,-дип мактый аларны баш агроном Юрий Льдинов.
Көненә 200-250 гектарга чаклы мәйданда эш башкарырга сәләтле гаҗәеп "Туман" агрегатлары "Хузангай"ның шактый мәйданнарын тукландырырга да өлгергән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев