Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Авыл хуҗалыгы министры булып китте

Бүген районда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Түбән Әлки авылында аны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, эшмәкәрләр каршы алды. Министр һәр фермер белән танышып, хуҗалыкларының ни хәлдә булуы, күпме терлек асраулары, никадәр продукция җитештерүләрен сорашты, үзенең киңәшләрен бирде....

Бүген районда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте.

Түбән Әлки авылында аны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, эшмәкәрләр каршы алды. Министр һәр фермер белән танышып, хуҗалыкларының ни хәлдә булуы, күпме терлек асраулары, никадәр продукция җитештерүләрен сорашты, үзенең киңәшләрен бирде.

-Курыкмыйча авыл хуҗалыгына тотынгансыз икән, инде бер дә тукталып тормагыз - үстерегз хуҗалыкларыгызны,-дип кулларын кысты ул егетләрнең.

Гаилә фермалары, эшмәкәрләр җитештергән продукциядән күргәзмәне дә карады Марат Әхмәтов. "Хузангай" кооперативы җитәкчесе Евгений Чугуновны:

-Синең ярмадан ботка пешереп ашыйбыз, бик тәмле була,-дип сөендерде. "САФ" җәмгыяте цехында пешерелгән хуш исле икмәкне: "Нәкъ авылча!"-дип мактады. Нина Агапованың кәҗә сөтеннән аертылган каймакларын кызыксынып карады. "Теплые окна", "Әлки коммуналь челтәрләре" продукцияләренең сыйфатына бәя бирде. Аннары бертуган Шәйхетдиновларның производство базасын карады.

Шуннан соң министр һәм аны озатып йөрүчеләр район үзәгенә килеп, төзелеш оешмасы бинасын реконструкцияләп ясалган яңа балалар бакчасы, Пенсия фонды Идарәсе күптән түгел күчкән бинаны карадылар. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллин Базарлы Матакта мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен урыннар җитмәвен, шуңа күрә 80 урынга исәпләгән шушы бакча төзелү турында әйтте. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфия Дәүләтшина исә зур горурлык хисе белән министрга биналарының һәр бүлмәсен, һәр почмагын күрсәтергә тырышты.

Аннары Марат Әхмәтов Әлки муниципаль район советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Президиумда шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Валентина Липужина һәм Фоат Вәлиев та бар иде. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның 2013 елда Әлки районының социаль-икътисадый үсеше турында докладын һәм алар буенча чыгышларны тыңлагач министр болай диде:

-Сезнең районда еш булырга туры килә миңа. Башкалар белән чагыштырып карыйм да, Әлки районы иң интенсив эшләүче һәм үсүче төбәкләрнең берсе дигән нәтиҗәгә киләм. Татарстандагы сөрү җирләренең 3 проценттан кимрәгендә эшләп, сез республика күләмендә авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан кергән акчаның 5 процентына ия булгансыз. Сездә эшлекле, үҗәт, тырыш халык яши, мөмкинлекләр дә зурдан. Алдагы яз һәм җәй әйбәт килеп, зур уңыш үстереп алып булсын иде. Сезгә уңышлар телим,- диде ул.

Марат Готович бертөркем әлкилеләргә Президентның, Министрлар кабинетының бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев