Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районда исереп тәртипсезләнеп йөрүчеләр саны 200 гә кимегән

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов әйтүенчә, 2013 елда исерек килеш җәмәгать урыннарында тәртипсезлекләр эшләгән 434 әлкилене җавапка тартканнар. Бу күрсәткеч шунысы белән игътибарга лаек: алдагы елда ул 200 кешегә күбрәк булган. Сергей Петрович әлеге саннарны хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең быелгы беренче утырышында китереп үтте. -Министрлыкта сүзләремә...

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов әйтүенчә, 2013 елда исерек килеш җәмәгать урыннарында тәртипсезлекләр эшләгән 434 әлкилене җавапка тартканнар. Бу күрсәткеч шунысы белән игътибарга лаек: алдагы елда ул 200 кешегә күбрәк булган.

Сергей Петрович әлеге саннарны хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең быелгы беренче утырышында китереп үтте.

-Министрлыкта сүзләремә ышанып та бетмәгән иделәр. Әмма мин бер яктан, ел буе алып барылган профилактика чараларының нәтиҗәле булуын, икенче яктан, яшьләрнең торган саен күбрәк спортка тартылуларын әйткәч, ышандылар,-дип канәгатьлеген сиздереп алды ул.

Эчке эшләр бүлнге начальнигы торак пунктларда җәмәгать тәртибен саклауда ирекле халык дружиналарының да әйбәт эшләвен билгеләп үтте.

Гаиләдә көч куллану, җәберләнүне кисәтү өчен "Көнкүреш" операциясе үткәрелгән. Үсмерләргә хокук бозуның нинди күңелсезлекләргә китерүен аңлатып бирү дә үз нәтиҗәсен биргән.

Билгеле, бусы инде нигездә мәктәпләр, укытучылар тырышлыгы нәтиҗәсе. Мәктәп яшендәгеләрне законны хөрмәт итүче тәртипле, акыллы итеп ничек тәрбияләүләре турында мәгариф идарәсе белгече Нурания Заһидуллина сөйләде. Аның әйтүенчә, моның өчен беренче чиратта гаиләләр белән эшләүгә күбрәк игътибар бирелә. Имин булмаган гаиләләрнең һәрберсе исәпкә алынган, сыйныф җитәкчеләре аларда еш булалар. Әмма бу ансат эш түгел. Шул ук ата-аналар җыелышларында да барлык балаларның әти-әниләре була дип әйтә алмыйбыз. Алай гына да түгел, кайчак мәктәпкә кайбер укучылар күгәргән бит, шешенгән яңак белән киләләр,"-диде ул ачынып.

Аның чыгышы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонованы да битараф калдырмады.

-Эшебез кәгазьдә түгел, гамәлдә булсын өчен төрле оешмалар һәркөнне, бергәләп нәрсәдер эшләргә тиеш. Әйтик, урындагы фельдшерлар өйдә җәберләү фактларын мәктәп җитәкчеләренә хәбәр итсеннәр иде,-диде ул.

Утырышта район мәдәният бүлеге начальнигы Рәсимә Гайфуллина, үзәк хастаханәнең наркология кабинеты шәфкать туташы Равилә Әхмәтшина, "Кайгырту" үзәге директоры Людмила Никошина, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Алексей Шувалов чыгыш ясап, хокук бозуларны кисәтү юнәлешендә нәрсәләр эшләүләре турында сөйләделәр.

Фото images.yandex.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев