Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шикле товарны сатып алмавың хәерле

Без барыбыз да - кулланучылар. Кибеткә я базарга керәбезме, транспортка утырабызмы, хастаханәгә мөрәҗәгать итәбезме - үзебезгә тиешле дәрәҗәдә һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүне дәгъваларга хакыбыз бар. Кулланучы буларак хокукларыбыз үтәләме соң, һәм без моны таләп итә беләбезме? Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Чистай территориаль органының район контроль-инспекция бүлеге...

Без барыбыз да - кулланучылар. Кибеткә я базарга керәбезме, транспортка утырабызмы, хастаханәгә мөрәҗәгать итәбезме - үзебезгә тиешле дәрәҗәдә һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүне дәгъваларга хакыбыз бар. Кулланучы буларак хокукларыбыз үтәләме соң, һәм без моны таләп итә беләбезме? Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Чистай территориаль органының район контроль-инспекция бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты Вера Макарова белән әңгәмәбез әнә шул хакта.

- Вера Евгеньевна, кулланучы хокуклары бозылуга зарланып сезгә еш мөрәҗәгать итәләрме? Күбрәк нинди өлкәгә дәгъва белдерәләр?

- Безгә ай саен 10-15 шикаять керә. Телдән дә, язмача, телефон аша да мөрәҗәгать итәләр. Дәгъваларның күпчелеге сәүдә тармагына кагыла.

- Нидән канәгатьсезлек белдерә соң әлкилеләр?

- Авылдагы кибет көннәр буе ачылмый дип тә, я булмаса сатуда тоз, шикәр комы, шырпы ише иң кирәкле ашамлыклар да юк, яңа пешкән икмәк китерелми дип тә шылтыраталар. Шикаятьләрнең иң күбе исә куллану срогы чыккан, искергән, хәтта бозылган ашамлыкларның сатуга куелуы турында.

- Бу дәгъваларның барысын да кабул итәсез һәм чара күрәсезме?

- Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Кибетләрнең эш режимы һәм иң кирәкле товарлар ассортименты турындагы мәсьәләләрне авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм эшмәкәрләрнең үзләре белән сөйләшеп хәл итәбез. Авыллардагы кибетләрнең барысы да диярлек шәхси кулларда булса да, бу әле эшмәкәр ничек тели шулай эшли дигән сүз түгел. Халыкның актив сатып алу сәгатьләрендә кибет һичшиксез ачык булырга һәм ул иң зарури көндәлек кирәк-ярак товарлар белән тәэмин ителергә тиеш.

- Ә срогы чыккан ашамлыклар сату проблемасы ничек хәл ителә?

- Хәзер бу мәсьәләдә таләпләр берникадәр үзгәрде. Сатудагы искергән, куллану вакыты узган сыйфатсыз товарлар хакындагы шикаятьне кулланучы бары тик язма рәвештә тапшырырга, анда адресын, исем-фамилиясен, кыскасы, үзе хакында тулы мәгълүматны күрсәтергә тиеш. Бары шуннан соң гына без әлеге сәүдә объектын тикшереп чара күрә алабыз. Дөрес, мондый бәхәсле хәлләр күбесенчә урында ук хәл ителә. Сатып алучы товарның сыйфатына дәгъва белдерсә, кибетче я эшмәкәр эшне зурга җибәрмичә, срогы чыккан ашамлыкны (нигездә бу сөт, ит ризыклары, сырлар, туңдырылган яшелчәләр була) шунда ук яңасына алыштырып бирәләр яисә аның өчен түләнгән акчаны кире кайтаралар. Һәрхәлдә, бездә әле бер генә мәртәбә дә мондый хәлләрнең җитди борылыш алганы, судка барып җиткәне юк. Кибетенең абруе турында кайгырткан (дорожить) эшмәкәр срогы узган товар белән сату итми, теге яки бу аңлашылмаучанлык килеп чыкканда мәсьәләне сатып алучы файдасына хәл итә, билгеле.

- Бәяләргә ризасызлык белдереп мөрәҗәгать итүчеләр юкмы?

- Юк диярлек. Хәзер бит барлык товарларга да бәяләр ирекле. Дөрес, аз керемле кешеләр турында кайгыртып, кибетләргә иң кирәкле берничә төр ашамлыкка бәяләрне күтәрмәү хакында тәкъдим ителде (рекомендовано). 2,5 процент майлылыктагы сөткә һәм катыкка, 15 процентлы каймакка, 1 процентлы кефирга һәм майсыз эремчеккә өстәмә бәяне (наценка) 12 проценттан, "Сельский", "Дарницкий" һәм беренче сортлы ак икмәккә 15 проценттан арттырмау хакында сүз бара. Кибетләр әлеге тәкъдимне үтиләр, без моны даими тикшереп торабыз.

- Вера Евгеньевна, шундый хәлләр дә була бит: сатып алынган әйбернең сыйфатына дәгъва белдерерлек түгел, әмма ул теге яки бу сәбәпләр аркасында кешегә ошамый. Бу очракта ул аны кибеткә кире тапшыра аламы?

- Кием-салымның төсе, фасоны я размеры буенча туры килмәве ачыклана икән, сатып алучы аны ике атна эчендә кибеткә кире тапшырырга яисә алыштырып алырга хокуклы. Товар чегы булу мәҗбүри түгел. Әмма кире кабул ителми торган товарлар да бар. Әйтик, ашамлыклар, медикаментлар, китаплар һ.б.

- Көнкүреш техникасы сатып алып, ул гарантия срогы узганчы ук сафтан чыкты ди…

- Сафтан чыккан техниканы кире кибеткә тапшырырга кирәк. Анда ул диагностика үткәрү өчен сервис үзәгенә озатыла. Ватылуның җитештерүче гаебе аркасында килеп чыгуы ачыкланса, кулланучыга яңа товар бирелә яисә акчасы кире кайтарыла.

- Берничә кешедән шундый зар ишетергә туры килде: базардан мәгълүм фирмалар маркасы белән чагыштырмача арзан бәягә үтүк, кесә телефоны ише әйберләр сатып алганнар. Берникадәр вакыттан боларның бернигә яраксыз ялган товар (подделка) булуы ачыкланган. Болай алданмас өчен нишләргә?

- Базардан гына түгел, кибетләрдән шундый яраксыз товарлар алу очраклары бар. Шуны истә тотыгыз: кулланучы һәрчак сатучыдан товарның барлык документларын күрсәтүне таләп итә ала. Документларның күчер-мәсе булса, аларның һичшиксез мөһер (живой печатью) белән расланган булуы зарур. Кирәкле документларның, әйтик, сертификатның булмавы сатып алучыны сагайтырга тиеш. Гомумән, теләсә нинди товарны сатып алганчыга кадәр аның яраклылык срогын, үзеңә туры киләме-юкмы икәнлеген җентекләп тикшерергә кирәк.

- Вера Евгеньевна, бездә кулланучылар үз хокукларын беләме, аларның үтәлүен таләп итәме?

- Беләсезме, кешеләрнең хокук белемнәре арта бара. Райондашларыбызның күбесе законнардан хәбәрдар, аларны үз хокукларын як-ауда куллана да белә. Кулланучы буларак үз хокукларының үтәлүен таләп итәләр һәм үз ди-гәннәренә ирешәләр дә.

- Ә сезгә кешеләр ничек мөрәҗәгать итә алалар?

- Безнең офис район үзәгендә санэпидстанция бинасында (Пушкин урамы, 20) урнашкан. 21-0-95, 89276758161 телефоннары буенча да мөрәҗәгать итәргә була. Хәер, безнең координатлар күпләргә мәгълүм. Чөнки кибетләрдә, базарда, авылларда халык белән еш очрашабыз, мәктәпләрдә укучылар белән әңгәмәләр үткәрәбез. Безгә мөрәҗәгать иткән һәркемгә киңәш бирәбез, конкрет ярдәм күрсәтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев