Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак мәктәбендә тантаналы линейка үтте

22-23 май көннәрендә район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Һәр уку йортында бәйрәм рухы – кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар, шат йөзле ата-аналар.

Аеруча тантаналы киенгәннәр – беренче һәм чыгарылыш сыйныф укучылары. Алар өчен иң җылы теләкләр  яңгырый.
Базарлы Матак мәктәбенең тантаналы линейкасында  район башлыгы Александр Никошин, ТР Мәгариф министрлыгы вәкиле Айгөл Кашапова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мария Платнова, күп кенә ата-аналар катнаштылар. 

ФОТОРЕПОРТАЖ


Быел Базарлы Матак мәктәбен 59 укучы тугызынчы сыйныфны, 20 укучы унбереллыкны тәмамлый. Аларга теләкләр юллап, уку елы тәмамлану уңаеннан котлау сүзләре белән мәктәп директоры Луиза Абдрахманова чыгыш ясады:


–    Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезнең бер кайгыртуларсыз узган мәктәп еллары төгәлләнеп килә. Алда сезне билгесезлеге белән бераз сагайткан олылыратормышы көтә. Алдагы гомер юлларыгыәда сезгә күбрәк игелекле кешеләр очрасын, йөрәгегездә ярату хисе яшәсен, янәшәгездә сезгә ярдәмгә килә алырлык  ышанычлы дуслар булсын.  Алда сезне бик җаваплы сынау – дәүләт имтиханнары көтә. Укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегезнең ышанычын аклап ул сынауларны узарсыз дип өметләнәм. Сезгә киләчәктә уңышлар юлдаш булсын!


Уку елы алдынгыларына тантаналы төстә бүләкләр тапшырылды. Укуда зур өлгереш күрсәткән һәм  ел укытучысы дип Максим Яковлев (ул инглиз теле буенча республика олимпиадасы җиңүчесе) танылды. Ә башлангыч сыйныфлар арасында бу дәрәҗәле исемгә Софья Вассунова лаек булды. Ул математика, рус теле һәм башка фәннәр олимпиадалары җиңүчесе. Мәктәпнең мәртәбәле укучылары дип Булат Вәлиев һәм Екатерина Платонова тапшырдылар. Ел спортчысы исеме Алмаз Шәйхетдиновка бирелде. 


Шулай ук мәктәпнең иң актив укучылары Алия Гайфуллина, Әдилә Вафина, Илья  Зиньков адресына мактау сүзләре яңгырады. 
Хезмәтендәге казанышлары, осталыгы һәм олимпиада хәрәкәтен үстерүгә керткән зур өлеше өчен Елена Леонтьева Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Елена Генадьевна белем биргән укучылар тәвәккәл, максатчан, авыр мәсьәләләрне үзенчәлекле юллар белән хәл итүләре белән аерылып торалар.


Район башлыгы Александр Никошин мөгаллимнәрне, укучыларны һәм аларның ата-аналарын уку елы тәмамлау көне белән котлады. Ә инде яңа уку елын мәктәп яңартылган бинада каршылыячак, дип ышандырды. Хәзер биредә тулы куәткә ремонт бара. Әлеге эшне эшләргә 150 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Район җитәкчесе: “Мәктәп сезнең өчен шулай ук якын, газиз булыр, әмма бик нык яңартылган хәлдә каршы алыр”, – диде.


Чыгарылыш сыйныф укучыларына күңелләренә ошаган, якын булган һөнәрне сайлап, белемнәрен үстерүләрен телим. Сез төрле уку йортларында белем алырсыз. Без сезгә, кирәк булса, ярдәм итәрбез. Бигрәк тә педагогика, медицина юнәлешләре буенча белем алучыларга ныклы ярдәм итәргә әзербез. Без һәр елны үзебезгә шундый бурыч алабыз һәм үтибез. Иң мөһиме – әйбәтләп укыгыз, һөнәр үзләштерегез, мәктәпнең һәм районның горурлыгы булыгыз. Ә инде һөнәр алгач, без сезне Әлки җирендә көтәбез.


Айгөл Кашапова үз чыгышында, укучылар нинди генә һөнәр сайласалар да, аларны әти-әниләре дә, укытучылары да хуплар, диде. Һәм аларга алда торган имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде.


Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева: “Соңгы кыңгырау бәйрәме ул – шатлыклы да, өметле дә, моңсу да чара. Күзләрдәге  яшь бөртекләре сөенечләр белән сугарылсын”, – диде.


Мария Платонова да әлеге теләкләргә кушылды. Чыгарылыш сыйныфтагы егет һәм кызларга дәүләт имтиханнарын әйбәт тапшырырга, ә мәктәп укучыларына уңышлы җәйге яллар теләде. 


Унберенчеләр шигырьләр сөйләделәр, җырлар көйләделәр. Алар боларны ике дәүләт телендә дә бик оста башкардылар. Аннан “Саубуллашы вальсы” әйләнделәр. Дәртле дә, моңсу да бу биюдә укучыларның инде олыгаеп, җитди тормыш юлына басулары да чагыла иде. Хәерле юллар, яшьләр! Сезне ак, өметле киләчәк көтсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев