Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дүшәмбе көнне булган буранда Әлки районы юлларында 30 берәмлек техника эшләгән

27 гыйнварда берничә сәгатькә генә сузылган буран районда әллә ни мәшәкать тудырмады.

“Алексеевскдорстрой” район участогының бөтен техникасы диярлек юлларда эшләде. Участок җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин әйтүенә караганда, буран котырган сәгатьләрдә юлларда берьюлы 30 техника хезмәт куйган. Бигрәк тә эттергечле 12 “КамАЗ” автомобиле берөзлексез трассаларны кардан ачып йөргәннәр. Бозлавыклы юл участокларына тәүлек әйләнәсе 180 тонна ком-тоз катнашмасы сиптерелгән.

Җил-буранда Әхмәт мәктәбе котельнясының түбәсенә зыян килгән. Әлеге котельнядан мәктәпкә һәм балалар бакчасына җылы бирелә. Ул гадәти режимда эшләвен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев