Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә сез туган телегезне яхшы беләсезме, балаларыгызга аны өйрәттегезме. (СОРАШТЫРУ)

Туган тел язмышы бүген күпләрне борчый. Милли телләрнең киләчәге бармы, дигән мәсьәлә еш кына бәхәсләр дә уята. Ә сез туган телегезне яхшы беләсезме, балаларыгызга аны өйрәттегезме? Өйдә нинди телдә сөйләшәсез? Миләүшә Хәйдәрова, район үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире: -Әлбәттә, гаиләдә без бары тик туган телебездә - татар телендә сөйләшәбез....

Туган тел язмышы бүген күпләрне борчый. Милли телләрнең киләчәге бармы, дигән мәсьәлә еш кына бәхәсләр дә уята. Ә сез туган телегезне яхшы беләсезме, балаларыгызга аны өйрәттегезме? Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?
Миләүшә Хәйдәрова, район үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире:
-Әлбәттә, гаиләдә без бары тик туган телебездә - татар телендә сөйләшәбез. Мин милләтемнең патриоты, татар булуым белән чын-чынлап горурланам. Ике балабызга да кечкенәдән туган телне өйрәтеп үстердем. Аларның татарча матур итеп, әдәби телдә сөйләшүләрен, үз балаларына да туган телне өйрәтүләрен телим. Шул ук вакытта улым белән кызым русча да бик әйбәт белсеннәр иде, дим. Алар икесе дә Базарлы Матак мәктәбендә рус телендә белем алдылар. Мин аларны бик теләп рус классларына бирдем. Чөнки үзебезнең татар мәктәбен тәмамлаганда русчаны такы-токы гына белүебез аркасында тормышта шактый "кыен ашарга" туры килде. Бүген бит рус телен әйбәт белмичә кая да бара алмыйсың. Балаларыбыз ике дәүләт телен дә камил белергә тиешләр, минемчә. Тагын берничә тел белсәләр дә комачау итмәс иде әле.
Михаил Александров, мәдәният йорты хезмәткәре, Иске Тахтала авылы:
-Минемчә, һәр кеше һичшиксез туган телен белергә тиеш. Мин үзем туган телем - чуаш телендә бик яратып, теләп сөйләшәм. Татарча да беләм, чөнки дусларымның күпчелеге татарлар. Балаларыбызга мәктәптә чуаш теле укытылуга бик сөенәм. Чуашча да, татарча да, русча да белсеннәр. Ә бит кайбер ата-аналар балаларына чуаш теле укытуга каршы чыгалар. Мин аларны бөтенләй аңламыйм. Балада кечкенәдән телгә, милләткә, туган җиргә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләмәсәк, алардан кем үсәр? Ата-ананы, нәсел-ыруны хөрмәт итәрләрме? Әти-әни, туган җир, туган тел төшенчәләре бер берсе белән бик тыгыз бәйләнгән бит.
Мәгъсүм Вәлиев, Иске Салман авылы:
-Ике улыбыз да авылдагы татар мәктәбендә туган телдә белем алдылар. Рус телен дә яхшы беләләр. Татар телендә укыган бала русчаны йомшак белә, дигән фикер белән һич тә килешмим мин. Тырыш, булдыклы кеше тегесен дә, монысын да өйрәнә ул. Ә булмаганнан берни юк. Үз туган телен җүнләп белмәгән кеше беркайчан да хөрмәт уятмый. Без рәхәтләнеп туган телдә сөйләшәбез. Балаларга туган телне өйрәтү, милли гореф-гадәтләрне киләчәк буыннарга тапшыру - изге бурычыбыз.
Зинаида Кутузова, пенсионер, Юхмачы авылы:
-Без - руслар гомер буе татарлар, чуашлар белән дус булып, туганнарча аралашып яшибез. Хәзер инде бар кеше дә рус телен әйбәт белә. Шул ук вакытта һәркем үзенең туган телен дә белергә, балаларына да өйрәтергә тиеш, дип исәплим. Туган тел бит безгә ана сөте белән бирелә. Кеше чын мәгънәсендә бәхетле, киң карашлы, тирән белемле булсын өчен туган телен, халкының милли традицияләрен әйбәт белүе мөһимдер. Аннан соң, күбрәк тел белүнең беркайчан да кешегә комачаулаганы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев