Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җир иминлеге өчен үзидарәләр җаваплы

Россельхознадзор идарәсенең Татарстан Республикасы җир күзәтчелеге бүлеге җирлекләр составындагы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участокларына һәм авыл хуҗалыгы җирләренә контрольлек итә. Җир турындагы законыннарны бозуның иң таралган төрләреннән берсе - җирне чүп-чар, каты көнкүреш калдыклары белән пычрату. Нәтиҗәдә җир чүпләнеп-пычранып кына калмый, туфракның уңдырышлы катламы тыгызлана, аның су һәм һава үткәрүчәнлеге...

Россельхознадзор идарәсенең Татарстан Республикасы җир күзәтчелеге бүлеге җирлекләр составындагы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участокларына һәм авыл хуҗалыгы җирләренә контрольлек итә.

Җир турындагы законыннарны бозуның иң таралган төрләреннән берсе - җирне чүп-чар, каты көнкүреш калдыклары белән пычрату. Нәтиҗәдә җир чүпләнеп-пычранып кына калмый, туфракның уңдырышлы катламы тыгызлана, аның су һәм һава үткәрүчәнлеге бозыла.

Җирне яхшырту, җил, су эрозиясеннән саклау һәм туфракның сыйфатын бозучы, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы процессларны булдырмау буенча билгеләнгән таләпләрне үтәмәгән өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 8.7 маддәсе 2 нче өлеше буенча административ җәза бирелә: физик затларга - 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 2 меңнән 3 мең сумга кадәр, юридик затларга - 40 меңнән 50 меңгә кадәр штраф салына.

Моннан тыш, җир турындагы законнарны бозу сәбәпле китерелгән зыянны ирекле рәвештә яисә суд карары нигезендә түләтү дә каралган. Әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы законнарны бозу сәбәпле салынган зыян өчен компенсация түләтү турындагы дәгъва егерме ел дәвамында бирелергә мөмкин.

Көнкүреш калдыкларын һәм чүп-чарны җыюны һәм чыгаруны оештыру закон нигезендә җирле үзидарә органнары карамагындагы мәсьәлә булып тора. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары даими рәвештә территориядән чүп-чарны һәм көнкүреш калдыкларын җыюны һәм чыгаруны оештырырга, экология, санитария таләпләренең үтәлүен тәэмин итәргә тиешләр. Чүп һәм калдыкларны җыю буенча санкцияләнгән урыннар булдыру да алар карамагында.

Җирне пычрату (рөхсәтсез чүп түгү урыннары барлыкка килү) очракларына юлыгасыз икән, Россельхознадзор идарәсенә түбәндәге адрес буенча

хәбәр итә аласыз: 420059, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 20 "а", телефон/факс:8843570-27-65.

фото images.yandex.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев