Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларыгызны ток сугудан саклагыз

фото www.kremenchug.ua сайтыннан Бүген электр энергиясеннән башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Һәркайда - өйдә дә, эштә дә, урамда да, мәктәптә дә - электр энергиясе кирәк. Аны һәр көнне, һәр эштә диярлек кулланабыз, әмма хәвефсезлек кагыйдәләре турында да онытырга ярамый. Ата-ана өчен иң кадерле байлык - балалар. Без алар...

фото www.kremenchug.ua сайтыннан
Бүген электр энергиясеннән башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Һәркайда - өйдә дә, эштә дә, урамда да, мәктәптә дә - электр энергиясе кирәк. Аны һәр көнне, һәр эштә диярлек кулланабыз, әмма хәвефсезлек кагыйдәләре турында да онытырга ярамый.
Ата-ана өчен иң кадерле байлык - балалар. Без алар хакында кайгыртабыз, аларның сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен телибез. Җәйге каникул вакытында әти-әниләр гел балалары янәшәсендә була алмый, шуңа күрә аларга урамдагы хәвефсезлекнең иң гади кагыйдәләрен төшендерү зарур. Алар менә мондый:
1. Трансформатор подстанцияләре территорияләренә һәм биналарына керергә, электр җайланмаларының ишекләрен ачарга, коймалар һәм киртәләр аша үтәргә ярамый.
2. Электрүткәргеч линияләр баганаларына менү тормыш өчен куркыныч.
3. Электрүткәргеч линияләр янәшәсендә уйнау, алар астында учак ягу тыела.
4. Салынып төшкән яисә өзелгән, җиргә төшкән электр чыбыгына юлыгасыз, я булмаса электр җайланмаларының ишекләре һәм люклары ачык булуын күрәсез, электр баганаларының зарарланган булуы күзегезгә ташлана икән, бу хакта кичекмәстән район электр предприясенә хәбәр итәргә кирәк. Өзелгән электр чыбыгына 10 метрдан да якынрак килү, аннан да бигрәк аңа кагылу кеше гомеренең өзелүенә дә сәбәп булырга мөмкин.
5. Электр чыбыкларына тимерчыбык яисә бүтән предметлар ташларга, изоляторларны ватарга, баскыч мәйданчыгындагы электр щитларын һәм йорт подъездларындагы фатирларга керү щитларын ачарга ярамый.
6. Безнең электр объектларында кисәтү билгеләре һәм плакатлары бар. Кайчагында шаярып аларны алып ташлыйлар. Болай эшләргә ярамый, бу бүтән кешеләрнең тормышын куркыныч астына кую дигән сүз.
Балаларыгызны саклагыз, сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев