Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтләрен хөрмәтләп Әлкилеләргә атказанган хезмәткәр исемнәре бирелде

.

 

Республиканың ветеринария өлкәсендәге иминлеген тәэмин итүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Әлки район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Хәйруллин Камил Шәрифулла улына “Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы” дигән мактаулы исем бирелде.

 

Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Әлки үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Петухова Татьяна Александровнага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

 

Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш кертүләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Нәсел эше” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Урта Әлки фермасы мөдире Әһлиуллин Рамил Таһир улына һәм “Кызыл Шәрык-Агро идарәче компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Көнчыгыш Әлки территориаль идарәсе директоры Гайфуллин Рәис Галимҗан улына “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев