Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында гыйнвар аенда ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 10 кешегә карата материаллар судка юлланган

Бу елның гыйнварында ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 10 кешегә карата материаллар судка юлланган.

Административ штраф шул хактагы закон көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу турыда транспорт йөртүчеләргә даими искәртеп торсалар да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны түләргә ашыкмаучылар табылып тора. Андыйларны административ җаваплылыкка тарту каралган. Штрафны вакытында түләмәүчеләр аның суммасын икеләтә арттырып (әмма 1 мең сумнан кимрәк түгел) түләргә мәҗбүр булачак. Кагыйдә бозучыларга карата шулай ук 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр җәзасы бирелергә мөмкин. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин хәбәр иткәнчә, елның беренче аенда инде штрафларын тиешле срокта түләмәгән 10 йөртүче ачыкланган. Аларга карата материаллар җәмәгать судьясы тарафыннан карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев