Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын сүндерүчеләр сезнең туганнарыгызга, якыннарыгызга ярдәмгә ашыгырга мөмкин

Янгында вакыт секундлар белән исәпләнә. Юлда аз гына тоткарлану да янып торган биналарны һәлак итәргә мөмкин. Янгын сүндерүчеләр сезнең туганнарыгызга, якыннарыгызга ярдәмгә ашыгадыр, бәлки. Аларны үткәреп җибәрегез! "Зәңгәр һәм кызыл төстәге маякларын кабызган махсус тавыш сигналы булган транспорт чараларын йөртүчеләр кичектергесез хезмәт вазыйфаларын үтиләр, шуңа күрә алар юл хәрәкәтендә катнашучылар...

Янгында вакыт секундлар белән исәпләнә. Юлда аз гына тоткарлану да янып торган биналарны һәлак итәргә мөмкин. Янгын сүндерүчеләр сезнең туганнарыгызга, якыннарыгызга ярдәмгә ашыгадыр, бәлки. Аларны үткәреп җибәрегез!

"Зәңгәр һәм кызыл төстәге маякларын кабызган махсус тавыш сигналы булган транспорт чараларын йөртүчеләр кичектергесез хезмәт вазыйфаларын үтиләр, шуңа күрә алар юл хәрәкәтендә катнашучылар каршында өстенлеккә ия", - РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 3.1 нче пункты әнә шулай башлана. "Зәңгәр утлы маягы кабызылган һәм тавыш сигналы бирүче транспорт чарасы якынлашканда шоферлар аның каршылыкларсыз үтеп китүен тәэмин итәр өчен юл бирергә тиеш".

Янгын сүндерү техникасы хәрәкәтенә кагылышлы кагыйдәләрне искә төшерик әле. Махсус сигналлары булган транспорт чарасы якынлаша икән, башка машина йөртүчеләр аңа юл бирергә тиеш. Әлеге транспорт чарасын узып китү тыела! Зәңгәр утлы маягын кабызып басып торучы транспорт чарасына якынлашканда машина йөртүче, кирәксә тиз генә туктый алу өчен, тизлеген киметергә тиеш.

Еш кына ут белән көрәшүчеләр тагын бер җитди проблемага тап була: йорт, өй тирәләренә шәхси машиналарын күпләп бастырып куялар. Янгын машиналары тизлекләрен киметергә мәҗбүр, техника арасыннан авырлык белән үтеп, алар кыйммәтле вакытны югалта. Әйтик, магистраль линиядән файдалану су цистернасын янгыннан ерактарак куярга мөмкинлек бирә бирүен. Әмма автобаскыч урнаштырып булмый, чөнки аңа шактый зур мәйданчык кирәк. Шулай итеп, бәлага эләккәннәрне коткару мөмкинлеге югала.

Машинаны кую урынын сайлаганда исегездә тотыгыз: махсус техника өчен буш урын калырга тиеш. Кайберәүләрнең битарафлыгы аркасында кешеләрне ярдәмсез калдырырга ярамый. Ярдәмнең теләсә кемгә кирәк булуы бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев