Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җир кишәрлеге чикләр кисешкән килеш тә кадастр исәбенә куелырга тиеш

Җир кишәрлеге чикләре торак пункт һәм муниципиаль берәмлек чикләре белән кисешкән икән, бу җир кишәрлеген дәүләт кадастр исәбенә кертүне туктатып торуга сәбәп була ала. Билгеле, җирне теркәү артыннан йөрүчегә өстәмә проблемаларны хәл итәргә туры киләчәк. Кадастрда мондый хаталарның килеп чыгу сәбәпләрен һәм аларны төзәтү юлларын карыйк. Беренче чиратта мондый җитешсезлек...

Җир кишәрлеге чикләре торак пункт һәм муниципиаль берәмлек чикләре белән кисешкән икән, бу җир кишәрлеген дәүләт кадастр исәбенә кертүне туктатып торуга сәбәп була ала. Билгеле, җирне теркәү артыннан йөрүчегә өстәмә проблемаларны хәл итәргә туры киләчәк. Кадастрда мондый хаталарның килеп чыгу сәбәпләрен һәм аларны төзәтү юлларын карыйк.
Беренче чиратта мондый җитешсезлек җир кишәрлекләре, торак пунктлар һәм муниципаль берәмлекләр чикләрен билгеләү буенча эшләрнең сыйфатсыз үткәрелүе нәтиҗәсе ул.
Моның өстенә, шундый хаталар килеп чыгуга инде кадастрга кертелгән җир кишәрлекләре чикләре белән торак пунктлар һәм муниципиаль берәмлекләр чикләре кисешүе кадастр исәбе органы тарафыннан ачыкланса да, соңгыларының чикләрен кадастр исәбенә кертүне тыючы сәбәпләрнең гамәлдәге закончалыкта булмаулары да китерергә мөмкин.
Мондый хаталарны булдырмау максаты белән кадастр исәбе органы (алга таба - Кадастр палатасы) хезмәткәрләре кадастр картасында муниципаль берәмлекләр һәм торак пунктлар чикләре белән кисешкән җир кишәрлекләрен ачыклау һәм аларның исемлеген төзү буенча эш алып баралар. Төзелгән исемлекләр район башкарма комитетларына ачыкланган төгәлсезлекләрне бетерү өчен җибәрелә.
Шунысына игътибар итегез: күрсәтелгән хатаны бары кадастр инженерлары гына урынга барып һәм кадастрга кертелгән координатлар белән участокның гамәлдәге урыны яисә торак пункт яки муниципиаль берәмлек чикләре белән чагыштырып төзәтә ала.
Россия Федерациясе закончалыгы нигезендә торак пунктлар яисә муниципаль берәмлекләр чикләрендәге хаталар җирле үзидарә яки дәүләт хакимияте органнары тарафыннан торак пунктлар яисә муниципаль берәмлекләр чикләренә үзгәреш кертү юлы белән төзәтелә. Ягъни тиешле орган Кадастр палатасына документлар пакетын (электрон ысул белән) җибәрергә тиеш. Әлеге пакетта хат һәм җир төзелеше объектының чикләре координатлары төзәтелгән xml формасындагы картасы булырга тиеш.
Әгәр инде чикләрнең тәңгәл килүе җир кишәрлеге чикләрендә хата булу сәбәпле килеп чыккан икән, ул төгәлсезлек җир кишәрлеге милекчесе гаризасы яисә законлы көчкә ия суд карары (аңа кадастр инженеры әзерләгән межалау планы да өстәлә) нигезендә төзәтелә.
Шунысы да бар: җир кишәрлеге чикләр кисешкән килеш тә кадастр исәбенә куелырга тиеш. Әмма бу кадастр инженеры кадастр эшләрен үткәргәндә чикләрне билгеләүдә хата табып, межалау планының "Кадастр инженеры йомгаклавы" бүлегендә шундый кадастр хатасы барлыгын күрсәткән очракта гына шулай.
фото www.ostro.org сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев