Әлки районы егетләре чакырылыш белән хәрби хезмәтне үтәргә китте
Тынгысыз җыенулар һәм моңсу саубуллашулар – артта, алда – җитди командирлар, солдат әзерлеге, корал белән эш итү күнекмәләре, төгәл үтәлергән тиешле көн тәртибе...
Тагын 6 әлкиле чакырылыш белән хәрби хезмәтне үтәргә китте. Яшь егетләрнең чираттагы төркемен тантаналы төстә озату 20 июнь иртәсендә оештырылды. Алар өчен бу – Ватан өчен җаваплылык белән бәйле җитди тормышка беренче адым. Хәрби хезмәт әлеге егетләрне илне саклый алырлык кыю, батыр, үз-үзләренә ышанучан, нык ир-атлар итәр.
Бер елга аерылышу алдыннан булачак солдатларга көч бирү, рухландыру өчен, аларның якыннары, туганнары, дуслары килде. Тантаналы мохиттә булачак ил сакчылары олылардан үгет-нәсыйхәт алды һәм мактаулы бурычны намус белән үтәргә, тырышып хезмәт итәргә вәгъдә бирде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов егетләргә ныклы сәламәтлек, ышанычлы дуслар, бабаларыбыз, әтиләребез гадәтләренә тугры калып, Россия дәүләтен, аның күпмилләтле халкын батырларча саклауны теләде.
Әлки һәм Спас районнарында хәрби комиссар вазифасын вакытлыча башкаручы Илнар Хәмәтҗанов та егетләрне сәламләде. Ул аларга гражданлык бурычларын горурланырлык итеп үтәүне, авыр вакытларда да нык булуны, хәрби хезмәт авырлыкларын җиңеллек белән кичерүне һәм өйдә якыннары көтүен онытмауны теләде.
Хәрби хезмәткә чакырылучы Наил Минебаев күптән түгел Казан нефтехимия көллиятен кызыл дипломга тәмамлаган, сәнгать җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча мотажчы белгечлеге алган. Бүгенге көндә соралган, кирәкле һөнәрне үзләштергән. Егет нәкъ менә хәзер Ватанны саклаучылар сафына басып, армия мәктәбе тормышын үтәргә булган һәм ул һәр ир-егет солдат әзерлеге алырга тиеш, дип саный. “Рух һәм тән ныклыгы алу, көчле булу, үз-үзеңне ышанычлырак хис итү өчен, армиядә булу кирәк, дип саныйм”, – диде Наил.
“Армия ул – чын тормыш мәктәбе. Әлеге юлны Ватаныбыз мәнфәгатьләрен фидакарьләрчә яклаган бабаларабыз гадәтләрен саклап һәм арттырып, намус белән үтү мөһим. Ә без, әти-әниләр, улларыбызның әйләнеп кайтуын түземсезләнеп көтәрбез”, – дип билгеләде армиягә чакырылган егетнең әнисе Гүзәл Борһанеттиновна.
Егетләребез бер елдан әйләнеп кайтыр. Ә әлегә аларны армия тормышы, сынаулар һәм ныклы ир-ат дуслыгы көтә.
– Әлки районы ир-егетләрне хәрби хезмәткә чакыру планын уңышлы үти. Быелның язында гамәлдәге армиягә җибәрелергә тиешле егетләрнең өчтән береннән артыгы хезмәт урыннарына урнашкан инде, – дип аңлаттылар районның хәрби комиссариатында.
Җәйге чакырылыш кампаниясе кысасында хәрби хезмәткә 24 әлкиле алынды. Соңгы төркемне озату 3 июльгә билгеләнгән. Хәрби киемне тагын 6 егет киячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев