Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

ӘЛКИ РАЙОНЫ: “Тиешле түләүләрне тиененә кадәр алырлар”

2 июль көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин районда халыкны кабул итте. Кабул итүдә район башлыгы Александр Никошин да катнашты.

  Дума депутатына Базарлы Матакта яшәүче Лилия Гайфуллина, 1943 елда туган әтисе Сәлихҗан Шарапов исеменнән мөрәҗәгать итте. “Кайбер регионнарда, “Сугыш чоры балалары” дигән статус булдырып, минем әти кебек авыр елларда туып-үскән кешеләргә өстәмә түләүләр бирелә. Татарстанда андый статус булдырылырмы? Дәүләт Думасында ул мәсьәлә буенча нинди фикерләр бар?” – дип сорады.
  Айдар Метшин, моңа җавап итеп:
–    Татарстанда “Сугыш чоры балалары” категориясе махсус кертелмәсә дә, бездә өлкәннәрне социаль  яклау буенча күп төрле кайгыртулар, программа-проектлар гамәлдә. Моны сезнең әтиегез дә белеп, тоеп яшидер. Дәүләт Думасында сугыш чоры балалары мәсьәләсе күп тапкырлар күтәрелде. Әлегә бөтен төбәккә кагылышлы документ кабул ителмәде. Ул мәсьәләгә  без әле киләчәктә әйләнеп кайтырбыз, – диде Айдар Рәисович.
  Базарлы Матакта яшәүче Максим Толстов бертуганы Андрейга, контракт төзегәннән соң,  региональ түләүләр башкарылмады, дип мөрәҗәгать итте. Аның бертуганы өлешчә мобилизация чорында махсус хәрби операциягә юлланылган. Соңрак Андрей хәрби часть белән контракт төзегән икән.
  Айдар Метшин: “Региональ түләүләр тиеш булса, солдатка алар тиененә кадәр түләнер. Без сезнең мөрәҗәгать буенча эшләр алып барырбыз. Туганыгызга исә, җиңүләргә ирешеп, исән-имин әйләнеп кайтуын телибез” – диде.
  Район үзәгендә яшәүче сугышчан хәрәкәтләр ветераны Сергей Гнеденков Дума депутатына кабул ителүгә язылган булган. Ул районнан махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәмнең даими җыелуы, хәрбиләргә озатылуы турында әйтеп:  “Медицина препаратларын туплауда безгә булыша  алмассызмы?”– дигән соравын бирде. Ярдәмнәрне солдатларга илтеп тапшыруда Сергей Гнеденков үзе дә катнаша. Соңгы баруында хәрбиләр алардан нәкъ менә дәвалау өчен кирәкле әйберләр сораганнар. 
–    Мин берсүзсез бу мөһим эштә булышачакмын. Хәрбиләргә ярдәмнәр җыюда, аны илтеп тапшыруда актив катнашканыгыз өчен, зур рәхмәтләремне белдерәм сезгә, – диде депутат.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев