Әлки районы укучылары – «Шигърият бөртекләре» республика конкурсы призерлары
Узган атнада Юхмачы урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Ульяна Баканова (җитәкчесе – педагог-оештыручы Зөлфия Гыймадиева ) һәм Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 10 нчы “Б” сыйныфы егете Инзил Насыйбуллин (җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Сайфуллина) — «Шигърият бөртекләре» Республика конкурсының финал этабында катнаштылар.
Бәйге йомгаклары буенча Ульяна Баканова “Әсәрне оригиналь уку өчен” номинациясе дипломына лаек булды! Мәктәп коллективы әлеге йолдызчыкның бу уңышы белән чиксез горурлана: “Бу – бөтен мәктәп өчен зур һәм лаеклы җиңү”, – диләр алар.
Тырыш хезмәтләре, казанышлары өчен укучылар кыйммәтле бүләкләргә дә ия булдылар:
-Казан сөт комбинатына экскурсия сертификаты;
-“Шәһәрне укы” челтәрендә китап сатып алу өчен, 5 мең сумлык сертификат;
-ит-сөт ризыкларыннан торган азык-төлек җыелмасы һәм, әлбәттә, чәчкәләр.
Якты йолдызларны да, аларны әзерләгән мөгаллимәләрне дә, тәрбияләп үстергән әти-әниләрен дә шатлыклы вакыйга, зур уңыш белән кайнар котлыйбыз. Беренчесе һәм соңгысы булмасын, алда биек үрләр, яңа җиңүләр көтеп торсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев