Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында җил-давыл дистәдән артык йорт түбәләрен туздырган

18 август көнне кичкырын район территориясендә җилле, давыллы көчле яңгыр яуды.

19 август иртәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов үткәргән гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чиратта каралмаган утырышында табигать афәтенең нәтиҗәләрен бәяләделәр. Базарлы Матак авыл җирлеге территориясендәге торак секторга аеруча зур зыян килүе билгеләп үтелде.

Җил-давыл 11 торак һәм 3 торак булмаган йортның түбәләрен туздырган: калайларны кубарып очырган, кайчыларны җимергән, кирпечләрне ишкән. Шулай ук ут чыбыклары өзелү аркасында, электр энергиясе бирү вакытлыча туктатылып,  250 абонент утсыз калган. Ул бары тик төн уртасы якынлашканда гына тәртипкә китерелгән. Бәхеткә, кешеләр арасында корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.

Әлеге көтелмәгән гадәттән тыш хәл тудырган кыенлыкларны бетерү буенча бу өлкәдә халыкка хезмәт күрсәтү оешмаларына тиешле йөкләмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев