Базарлы Матакта яшәүче Рәфидә Хәйретдинова чәчәкләренә карап соклана
Май ахыры булуга, әле җәй аена кереп килүгә генә карамастан, кайбер уңган бакчачылар беренче уңышларын ала да башлады. Бакчабызда үзебез үстергән яшел тәмләткечләрне күптән кулланабыз, сусыл редиска да өстәлләрдә күренә, кемнәрдер теплицадан беренче кыярларын да алып керә.
Ә менә Базарлы Матакта яшәүче Рәфидә Хәйретдинова чәчәкләренә карап соклана.
“Бакчагызда ни өлгерде?” – дип шалтыраткач, “Чәчәкләрем”, – дип көлде ул. Ә аннары ул бу үсемлекнең төрледән-төрле сортларын атады.
– Менә безсыман флоксалар шау чәчәктә утыра. Бульденежым чәчәк атты. Көзгәрәк гортензияләр бакчаны гөлгә күмәчәк. Аларның миндә 13 сорты бар. Күбесе “метельчатыйлар”, агачсыманнары ике генә төрле, – дип санап китте ул.
Өендә гөлләре дә күп икән. Ул кампануллалар, сортлы пеларгонияләргә – безнең дәү әниләребез үк үстерергә яраткан яран гөлләргә өстенлек бирүен әйтте.
– Февраль аенда ук яран гөлнең “вдохновение”, “гүзәл енсфирь” дигән төрләрен утырттым. Соңгысы яңа гына чәчәк атты. Аңа үзем дә сокланып карыйм. Аннары, күз тидермәсәм ярый инде, дип куям, – диде ул, гөлләрен күрсәтеп.
– Рәфидә апа, чәчәкләр генә үстерәсезме? – дип кызыксынгач, үзенең чын бакчачы булуы турында сөйли башлады:
– Бакчабызда җимеш агачлары да, яшелчәләр дә үсә. Бик яратып карыйм үзләрен. Җир кешесе мин, иртәдән кичкә кадәр вакытны үсентеләр янында үткәрергә яратам. Кайчакта: “Ирем шунда гына карават куйса, мөгаен, өйгә кермәс тә идем”, – дип уйлам куям.
Менә шулай авыл кешесенә бакча ул – ял, көч, рухи азык чыганагы. Килешәсездер?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев