Базарлы Матакта яшәүче тыл хезмәтчәне Җәннәт Шамилова: «Без күргәннәр кабатланмасын, сугыш булмасын иде»
Быел илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләде. Ул еллар вакыйгалары үткәндә калды, әмма хәтер мәңге яши.
Безгә, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы тарихын онытмыйча, аны балаларыбызга җиткерү мөһим. Без үсеп килүче малай-кызларга сугыш, каһарманнар, аларның батырлыклары, фидакарьләрчә көрәшеп, бар авырлыклар аша үткән илебез халкы турында сөйләргә бурычлы.
Балалар әлеге вакыйгалар турында икенче Бөтендөнья сугышында катнашучыларның яисә дәһшәтле еллар шаһитларының үзләреннән ишетсә, алар сөйләгәнне тыңласа, тагын да яхшы. Без, сугыш башланганда 11 яшендә булып, яшьли бар эштә катнашкан, шахтада хезмәт иткән Базарлы Матакта яшәүче тыл хезмәтчәне Җәннәт Закир кызы Шамилова белән әңгәмә кордык.
– Җәннәт апа, сез кайда тудыгыз? Сугыш башлануын кайда ишеттегез?
– Мин чыгышым белән ТАССРның Сарман (хәзерге Тукай) районы, Октябрь-Бүләк авылыннан. 1930 елның 7 мартында туганмын. Сугыш башлануын безгә мәктәптә әйттеләр. Мин ул вакытта 4 нче сыйныфта укый идем.
– Сугышның беренче айлары турында сөйләгез әле.
– Гаиләдә без алты бала: 4 малай, 2 кыз идек. Олыбызга – 18, кечкенәбезгә 5 яшь иде. Әтине фронтка шундук алдылар, әмма яше туры килми дип, аны 2 көннән кайтарып җибәрделәр. Чакыру кәгазе абыйга да килде. Ул сугышта катнашты, яраланды да, бәхеткә, тернәкләнеп, өйгә әйләнеп кайта алды.
– Сугыш вакытын сез ничек кичердегез, нәрсәләр эшләдегез?
– Без укуны дәвам иттек. Мин барлыгы 7 сыйныфны тәмамладым. Әмма уку октябрьдә генә башланды. Зурлар кырдан кайтып кермәде: уңышны җыю өчен урак урдылар, печән чаптылар –бар авыр эшне башкардылар. Без дә ярдәм иттек: бәрәңге алышырга йөрдек, язгы чәчүгә дә бардык, күрше авылдан, күтәреп, орлык та ташыдык. Утын әзерләп, аны арбалар белән тартып алып кайттык. Авыр еллар иде ул. Бөтен бала да эштә катнашты, читтә калмады.
– Сугыш – хәрбиләргә дә, гади кешеләр өчен дә авыр вакыт. Ул елларда халык ачлыктан да тилмергән. Ул яктан сезнең ничек булды?
– Ашарга юк иде инде. Ипи җитешмәде. Кар эри башлауга, кырга узган елдан туңып калган бәрәңге эзләргә чыгып китәбез. Аны он белән болгатып, кабартма пешерәләр иде. Камыр ризыгына үләннәр дә кушыла. Күкебаш, ат кузгалагы, балтырган, кычыткан җыябыз, алардан ашлар пешерәбез. Җиләк, гөмбә, чикләвекләр өлгергәндә, урманнан кайтып кермибез.
– Җәннәт апа, сугыштан соң нинди авырлыклар туды, тормышыгыз ничек үзгәрде?
– Зур абый, сугыштан кайткач, Кузбасска шахтага эшкә китте, үзе белән энем белән мине дә алды. Башта мин шахта карамагындагы ярдәмче хуҗалыкта эшләдем. Балигъ булгач, аска төштем, анда арбаларга руда тутырылуын һәм өскә күтәрелүен тикшереп тордым. Аннары Пермь өлкәсенең Фигель шәһәрендәге шахтада эшне дәвам иттем. Гомумән алганда, шахтада мин 7 ел эшләдем. Фигельдә булачак ирем – шахтер Җәмил Шамилов белән таныштым. Үргәагар авылыныкы булып чыкты ул. Без өйләнештек, ике балабыз туды. Ирем туган авылын бик сагынды, өлкән яшьтәге әнисе өчен борчылды. Шуннан соң без үз республикабызга күченеп кайттык. Башта Казанның Тынычлык бистәсендә яшәдек, аннары Үргәагарга кайттык, бераздан, йорт салып, Базарлы Матакка килеп төпләндек. Хуҗалык булдырдык, күп итеп маллар асрадык. Биредә өченче балабыз туды. Ирем, пенсиягә чыкканчы, совхозда шофер хезмәтен башкарды, ә мин хат ташучы булдым. Ике смена эшләдем, нинди һава торышы булуга карамастан, телеграммаларны таратырга кирәк иде. Җәмил белән 60 ел яшәдек. Бергә олы улыбызның үлемен (28 яшендә фаҗигале төстә вафат булды) кичердек, оныкларыбыз тууына шатландык. Ирем үлгәнгә дә, 8 ел вакыт узды инде. Кызларыбыз Казанда яши. Мине карарга дип, чиратлап кайтып йөриләр. Оныкларым да бишәү. Алар да мине онытмый, ярдәм итеп яшиләр.
– Безнең буынга ниләр теләр идегез?
– Барысы да яхшы булсын. Без күргәннәр кабатланмасын, сугыш булмасын иде.
– Җәннәт апа, гыйбрәтле тормыш юлыгызны сөйләгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Күп еллар узды һәм без, сугыш вакытында хезмәт итүчеләрнең оныклары, оныкчыклары, сезнең Бөек батырлыкларыгызны онытмыйбыз һәм алдыгызда баш иябез. Исән-сау һәм бәхетле булыгыз.
Базарлы Матак мәктәбенең 11 А сыйныфы укучысы Таңсылу Зарипова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев