Иске Алпар почта бүлеге җитәкчесе Гөллия Борһанова эше һәм гаиләсе турында яратып сөйләде
Гөллия Борһанова Иске Алпар почта элемтәсе бүлегендә 17 ел дәвамында эшли. Бик күп таләпләр, бурычлар куелган төрле юнәлешле хезмәтен мактарлык, башкаларга үрнәк булырлык итеп башкара. Коммуналь хуҗалык түләүләре буенча хисапны төгәл бирә, өлкәннәргә пенсиясен дә, атна саен газетасын да вакытында тапшыра. Район газетасына яздыру вакыты тәмамлангач, мөхәрриребез тарафыннан бүләкләнүчеләр исемлегендә ул. Чөнки «Әлки хәбәрләре»нә яздыруны да һәрвакыт, беренчеләрдән булып, 100 процентка үти.
Бер саннар хезмәтеннән – икенчесенә
Гөллия Ильяз кызының гомуми хезмәт стажы 40 елдан арткан. Ике дистәдән артык еллары аның исәп-хисап өлкәсе белән бәйле: Алпар совхозында бухгалтериядә, җирле банкта кассада эшли ул. Мәктәптә химия, математиканы аеруча яратып, яхшы укыган, мәсьәләләрне күз йомып чишкән кыз һөнәрне дә шул фәннәр белән бәйләп сайлый шул. Лаеш көллиятендә икътисад бүлеген тәмамлый ул. Почта бүлегендә хезмәт исә алдан ниятләмәгәндә-уйланмаганда башланып китә.
– Банк хезмәте почта элемтәсе бүлеге белән бер бүлмәдә күрсәтелде. Мин аның җитәкчесе Фәнүзә Гатауллина белән янәшә утыра идем. Аның ничек эшләве күз алдымда булды. Ул эшеннән китәргә карар иткәч, хезмәтен мин алып калдым. Ул өлкәгә дә, ничектер, җиңел кереп киттем. Яңа гына касса аппараты кайткан иде, бер авырлыксыз өйрәндем. Компьютерлар куелгач та, кабызып-сүндерергә генә күрсәтеп калдырдылар. Анда-монда басып карап, өйрәнеп киттем. Хәер, монда да эш, нигездә, исәпләүдән тора, – дип сөйләде ул, эшен башлап киткән елларны да искә алып, үзе белән күрешкәч.
«Әлки хәбәрләре»н һәр йорт алдыра
Яшерен-батырын түгел: бүгенге көндә почта элемтәсе бүлегендә эшләргә хезмәткәрләр табылмый. Районның әле бер, әле икенче авылында бу эшне алып баручы җитәкче яисә хат ташучысы булмый тора. Эшкә урнашкан очракта да озак тоткарланмый китәләр. Сәбәпне исә: “Эше күп, акчасы аз”, – дип аңлаталар. Шуңа Гөллия ападан да мин: “Соңгы елларда бу өлкә хезмәткәрләре эшләреннән бик зарлана, ә сез ни әйтер идегез?” – дип сорадым.
– Ә мин яратам хезмәтемне.
– Нәрсәсе ошый?
– Беренчедән, монда һәрвакыт исәпләүләр. Ә саннар дөньясы ул – минем өлкә. Отчетлар юлларга да, пенсия белән эш итәргә дә кирәк. Квитанция түләүләрен кабул итәбез, яше-карты килә. Үзләренә, шундук санап, күпме акча соралуын әйтәм. Ә түләүче аптырап миңа карый, уйлый, исәпли, аннары шул сан килеп чыга... Гомумән, кешеләр белән эшләргә, аралашырга яратам. Түләүләр өчен комиссия алынуга карамастан, авыл халкы да почта бүлегенә килә. Аларның да, өйдән чыгып, башкаларны күреп, сөйләшеп кайтасы килә бит.
– Газетага яздыру буенча план куела...
– Авыл кешеләре район газетасын яратып укыйлар. Безнең бүлек карамагындагы авылларда “Әлки хәбәрләре”н алдырмаган бер генә йорт та юк. Шуңа, вакыты җитте икән, үгетләп торырга кирәкми, һәр хуҗа языла, – диде әңгәмәдәшем, хезмәтенең бу ягын да һич авырга санамыйча.
Сату да бара
Почта элемтәсе бүлекләрендә кирәк-ярак та сатыла. Бу әлеге тармак хезмәткәре өчен аңа, гомумән дә, кагылмаган өстәмә эш кебек. Һәм бу өлкәдә эшләүчеләр, нигездә, нәкъ менә сату алып бару йөкләнүдән зур канәгатьсезлек белдерә. Әмма, шактый гаҗәпләнүемә каршы, Гөллия апа авыл кешеләрен кирәк-ярак белән тәэмин итүне дә җиңел генә башкаруы турында сөйләде:
– Эшләгән елларымда беркайчан да ул яктан да борчылмадым. Сату һәрвакыт яхшы булды. Кайбер почта бүлеге җитәкчеләре: “Гөллия, син нишлисең? Сата аласыңмы?” – дип сорыйлар иде, мин аңлата алмый елмаям. Булган товарны, ничектер, алалар. Беркайчан да үгетләгәнем дә, мәҗбүри такканым да юк. Авыл кешеләре мине күптән белә. Шул да йогынты ясыйдыр. “Сиңа әзрәк файда булсын әле”, – дип, үзләре сорап, нәрсә дә булса сатып алып китәләр. Бу хөрмәт билгеседер дә, бәлки. Мин – аларны, алар мине хөрмәт итә. Рәхмәт үзләренә...
Укучыга газета кайткан көнендә җиткерелә
Гөллия Борһанова – почта бүлеге җитәкчесе генә түгел, ул хат ташучы вазифасын да башкара. Хәзер “хат” сүзе исемдә генә берегеп калган, кәгазьгә язылган хәбәрләр бик сирәк килә. Ә менә газеталарны язылучыга вакытында җиткерергә кирәк. Гөллия апа матбугатны Яңа Алпарга, Иске Алпарның бер өлешенә һәм үзе яшәгән Татар Мулла авылына тарата.
– Гомере буе хат ташучы, шуннан лаеклы ялга чыккан Резидә Аитова башка эшләмәскә булгач, бу вазифаның бер өлешен үтәү дә минем өстә калды. Болай ике хат ташучым бар. Берсе – Карамалы авылында Равил Низаметдинов, икенчесе – Рәис Әхмәтшин, ул Иске Алпар халкына хезмәт күрсәтә. Калган язылучылар минем карамакта. Бу эшне дә 15 еллап алып барам. Һава торышы нинди булуга карамастан, газеталарны өч авылга да килгәч тә – җомга көнне үк таратам. Җәяү йөрим. Моны да авырсынмыйм, киресенчә, сәламәтлек өчен кирәк ул дип саныйм, – дип сөйләде ул чираттагы эше турында.
Аннары: “Мин газеталарны бик тиз таратам. Бәлки, сыйфат бераз калышадыр”, – дип, мине гаҗәпләндерде.
– Бу эштә нинди сыйфат булырга мөмкин соң? – дип, сораулы карашны төбәдем мин дә, аптырап.
– Без яшь вакытта хат ташучы Гөлия Шәйхетдинова бар иде. Ул газеталарны почта тартмаларына матурлап, “кормушка” ясап, бөкләп куя иде. Хат булса, шунда уртада күрсәтеп калдыра иде. Сокланып карый идем эшенә... Мин алай итеп тормыйм шул...
Уңай якларны күрә белергә генә кирәк
Эше турында менә шулай яратып, һәм һәр ягын мактап кына сөйләде Гөллия Ильяз кызы. Холкы шундый күрәсең, бары яхшылыкны күрергә тырыша. Хезмәт хакы кечкенә дип, канәгатьсезлек белдерүләргә дә ул: “Яхшы эшләгәч, премияләр дә бар. Менә шулай җыела инде”, – диде. Һәм:
– Аннары, без бит көн аралаш эшлибез. Өч көн хезмәттә, дүрт көнебез өйдә. Димәк, син вакытыңны башка эш өчен дә тота аласың. Безнең гаилә, бер булса да сыерыбыз да, сарыклар да бар. Ә җәй көннәрендә мин, бик тә яратып, бакчамда җиләк- җимеш, яшелчәсен үстерәм. Бер буш җир калдырмыйм, сукмакларым да бер аяк басарлык кына, – дип, үз хуҗалыгын да искә алды.
Гөллия апа якыннары турында да җылы сүзләр генә әйтте:
Тормыш иптәшем Әхәт белән бергә яшәвебезгә 33 ел була. Ике кыз – Лилия һәм Гөлназны үстердек. Алар бер авырлык тудырмадылар, тәртипле булып үстеләр. Бүгенге көндә үз гаиләләре бар. Ирем гомер буе тракторда эшләде, механизатор булды. Минем кебек эшен яратып башкарды. Бик акыллы кеше. Һәр эшемдә ныклы терәк, таяныч булды. Шулай бергә картаерга насыйп итсен...
Фикер:
Рафиз Ногоманов, “Татарстан почтасы” элемтә бүлеге идарәсенең Нурлат районара почтамт җитәкчесе:
– Җитәкче булып 14 нче елымны эшлим инде. Гөллия Ильяз кызына бер тапкыр да кисәтү ясаганым булмады. Аның бар эшендә: сатуда да, пенсияләрне таратуда да, хисапларында да тәртип. Газетаны да ул укучыга вакытында тапшыра. Хәзер андый җаваплы хезмәткәрләр бик аз. Алар бармак белән генә санарлык. Шуңа да мактап язарга бик лаеклы.
Гөллия Борһанова районыбызда газетаны әбунәчеләргә таратуда үз өлешен кертсә, аның абыйсы Илдус Шәһиев “Минзәлә” газетасы мөхәррире булып эшли. Ул да сеңлесе турында фикерләрен әйтте:
– Гөллия безнең гаиләдә өч малайга бер кыз иде. Мәктәптә бик тырышып укыды. Ел саен газета редакциясенең бүләкләренә, почта хезмәтенең премияләренә, Мактау грамоталарына лаек икән, димәк, намуслы эшләве күз алдында дигән сүз. Сеңлемне бик яратам, хөрмәт итәм, аңа уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев