Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Калининград өлкәсендә Фатих Кәрим истәлеген мәңгеләштерделәр

Җиңү бәйрәме алдыннан Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина җитәкчелегендәге делегация Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиеваның ярдәме белән Калининград өлкәсендә сәфәрдә булды.


Делегация составында хезмәт ветераны, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Һаҗәр Бәширова, Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры, Сара Шакулова исемендәге медаль иясе Фәридә Яруллина,Лаеш районы Державин исемендәге күп профильле лицей укытучысы Гадел Бәдретдинов, Дәрдемәнд премиясе лауреатлары, Таңсылу Ганиева, Муса Бәдретдинов бар иде.


Калиниград өлкәсендә яшәүче төрле милләт вәкилләре патриот – шагыйрь Фатих Кәримнең батырлыгын, кайда җирләнгәнен яхшы беләләр дисәм бер дә ялгыш булмас. Биредә татар халкының батыр улын олылауларын күреп горурлык хисе кичереп йөрисең.


Сәфәребезне  кече лейтенант Фатих Кәрим һәлак булган урыннан башладык. Батырның рухына дога кылдык,  ак чәчәкләр салдык.
1945 елның 19 февралендә Калининград өлкәсе Садавое авылы янәшәсендә Фатих Кәрим үзенең фронташлары белән бергә немецларга каршы көрәшкән вакытта һәлак була. Көрәштәшләре аның каберенә “Биредә татар шагыйре Фатих Кәрим җирләнде” дип язу калдыра. Бүгенге көндә бу урынга зур таш һәм мемориаль такта  куелган.    


Соңыннан Фатих Кәрим кабере, аның көрәштәшләре белән бергә Багратионск шәһәренә күчерелә. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарга мемориаль комплекс эшләнгән. Багратионск шәһәре хакимияте вәкилләре белән бергә Фатих Кәримнең каберенә чәчәкләр салдык. Дәрдемәнд премиясе лауреатлары татарча һәм русча шагыйрьнең шигырен сөйләде.


Калининград өлкәсенең Владимирово бистәсе мәдәният үзәге музеенда Фатих Кәримнең батырлыгын күрсәтә торган даими экспозиция эшли. Анда Фатих Кәримнең портретын тапшырдык. Портретны Евразия рәссамнәр берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиева ясаган иде. Музей хезмәткәре Марина Захарова экскурсия ясады. Үзәк директоры Ирина Ломбенко Фатих Кәримгә атап язылган шигырен сөйләде. Бирегә Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым исән чагында еш килә торган булган. Экспонатларны, әтисенең фикерләре тупланган китапларны да  алып килгән. Музей җитәкчелеге безнең делегация кулында Фатих Кәримнең портретын күргәч бик шатланды, кат-кат  рәхмәтләрен җиткерде. Бездә Фатих Кәримнең исемен  мәңгеләштерүчеләргә чиксез рәхмәтләребезне әйттек.


“Багратионск  китапханәләр оешмасы”  да  шагыйрьнең иҗаты буенча бәһаләп бетергесез  эшләр башкара. Алар хакында китапханә директоры Ольга Бехова таныштырды. Очрашуга Калининград өлкәсендә яшәүче татарлар да җыелды. Патриот – шагыйрь исемен мәңгеләштерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Багратионск шәһәренең мактаулы гражданины, 91 яшьлек Гирфан ага Бахтияров та килгән иде. Олпат затка хезмәтләре өчен рәхмәтебезне әйтеп  Казаннан алып килгән   чәк-чәкне тапшырдык,   күп сәламнәр җиткердек.


 Татарстаннан килгән делегацияне Фатих Кәримнең якташлары диеп, олылап каршы алдылар. Гомүмән, Калининград өлкәсендә  узган һәр очрашу күңелгә үтеп керерлек булды.


Аеруча рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә Калининград өлкәсенең “Кардәшләр” татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Лилия  Габбасовага, Әмир Хәйруллинга, хезмәт ветераны Ракия Мәүлетовага. Безне каршы алып озатып йөрделәр.


Рәсми саннар буенча бүгенге көндә Калининград өлкәсендә 3мең 500 татар халкы яши дигән мәгълүматлар бар. Өлкәдә уза торган һәр чара биредә яшәүче татарлардан башка узмый. 1 май көнне Гурьевск муниципаль округының мәдәният һәм ял паркында Калининград өлкәсе оешуның 80 еллыгына багышланган иҗат фестивале булды.  Анда Татарстаннан килгән делегация дә катнашты. Биредә яшәүче татарларның күргәзмәсен  Гурьевск муниципаль округы хакимияте башлыгы Сергей Подольский да карады. Берлектә фотога төшәргә дә өлгердек. Җирле телевидения аша да күрсәтелде.
Сәфәребезнең соңгы көнендә Калининград мәчетендә дә булдык. Узара фикер алыштык. Мәчет имамы Аслам Хидиров Татарстан белән берлектә конференцияләр уздырылса  иде, дигән күңелендә йөрткән теләген җиткерде.

Имам һәрберебезгә Коръән китабы бүләк итеп озатып калды.   

Флюра Абдуллина Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев