Әлки районы: БДИның беренче нәтиҗәләре билгеле
Районыбызның чыгарылыш укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруны төгәлләделәр.
Быел районда БДИ да 46 кеше сынау тотты. Аларга имтихан бирү җиңел генә булмады. БДИ көннәре башта берничә мәртәбә кичектерелде. Ә имтихан вакытында һава торышы бик кызу булды.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева әйтүенчә, дәүләт имтиханнарында закон бозулар (нарушение) күзәтелмәгән. Эсселек аркасында укучыларның үзләрен начар хис итү, температуралары күтәрелү очраклары да булмаган.
БДИ нәтиҗәләре әле кайбер фәннәр буенча гына билгеле. “Укучыларыбызның байтагы белемнәренең төпле булуын күрсәтте. Әйтик, рус теленнән 11 кешенең сынау нәтиҗәләре 80 баллдан югары булды. Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Булат Сафин әлеге фән буенча 96 балл җыйды. Шул ук мәктәп укучылары Илүзә Гарипова рус телен 94 баллга, Ангелина Феоктистова 91 баллга тапшырды”,– ди Сурия Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев