Әлки районы: Иске Кората халкына бильярд кирәк
Иске Коратада халыкка хезмәт күрсәтүче социаль объектларның барысы да яңа биналарга урнашкан.
Авыл мәдәният йорты, китапханә, ФАП берничә ел элек кенә “өй туйлары” уздырдылар. Башлангыч мәктәп тә яхшы хәлдә, яңа чиркәү төзелде. Авыл уртасына ярымҗимерек күпер урынына тимер-бетон кичү салынды. Урам юллары яхшыра бара.
Инде авылның урта яшьтәге ир-атлары, мәдәният йортына бильярд аласы иде, диләр. Акчаның бер өлешен “Хузангай” җәмгыяте бирсә, калганын үзләре җыярга ниятлиләр. Бу фикер авылда узган җыенда яңгырады. Халык үтенечен инвестор Иван Казанковка җиткерергә булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев