Реклама
Яңалыклар
Әлки районы: һөнәр училищесының беренче курсына 73 укучы кабул ителгән
Алексеевск агрокөллиятенең Әлки филиалына яңа уку елында 73 укучы кабул ителгән.
Әлегә урыннар бар, теләге булган яшьләр училищега килеп, пешекче-кондитер, тракторчы-машинист, технолог һөнәрләрен үзләштерә алалар. Икенче ел инде биредә ветеринария белгечләре әзерлиләр йуку вакыты 4 ел).
Училищеда яңа ике укытучы эшли башлаган. Эльвира Гатауллина ризык әзерләү технологиясенә өйрәтә. Ә Гөлнара Вәгыйзова курсантларга татар теле укыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев