Әлки районы: Үзәк паркта “беренчегә” баручы 60 балага мәктәп букчалары тапшырылды
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы 60 балага портфельләр тапшырылды
Базарлы Матак Үзәк паркында зур җанлылык. Күңелле музыка уйный, бәйрәмчә киенгән балалар, әти-әниләр сәхнәдә Белмәмешнең мәктәпкә барырга әзерләнүе белән бәйле маҗараларын күзәтә. Быел балалар бакчасы белән саубуллашкан бу сабыйлар җәй буе паркта рәхәтләнеп уйнадылар, ял иттеләр. Ә бүген инде мәктәп формалары кигән бантиклы-галстуклы малайлар-кызлар җитдиләр – аларга бит портфельләр тапшырыла, тиздән укырга барасы.
Мәдәният хезмәткәрләре сәхнәләштергән әкияти күренешләрне тамаша кылгач, тантанага җыелган балаларны һәм олыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде.
–1 сентябрьдә районда 205 бала беренче тапкыр парта арасына утырачак. Инде 15 ел дәвамында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында бездә беренче сыйныфка баручы барлык укучыларга портфельләр тапшырыла. Бүген Базарлы Матак урта мәктәбендә һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә белем алачак малайлар-кызлар әлеге бүләккә ия булачак. Барыгызны да якынлашып килүче Белем бәйрәме белән котлыйм. Сау-сәламәт булыгыз, яхшы укыгыз, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсегез, балалар. Ә әти-әниләргә саулык һәм түземлек телим,–диде җитәкче.
Тиздән башланачак яңа уку елы белән булачак укучыларны һәм әти-әниләрне “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Базарлы Матак участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин да котлады. Ул балаларга тырышып укуларын, белем нигезләрен ныклап үзләштерүләрен теләде.
Менә булачак “беренчеләрне” сәхнәгә чакырдылар. Аларның һәркайсына уку әсбаплары салынган яңа портфельләр бирелде. Яңа уку елына аларга бу бүләкне якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев әзерләгән.
Балаларга шулай ук Цифрлы элемтә министрлыгы исеменнән “Билайн” сим-карталарына сертификатлар тапшырылды.
Ата-аналар исеменнән чыгыш ясап, оныгын мәктәпкә озатучы Гөлзия Фәйзуллина “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясен оештыручыларга, балаларга файдалы бүләкләр әзерләүчеләргә рәхмәт җиткерде.
Ә малайлар-кызлар сөенеп яңа портфельләрен карады, эчендәге әсбаплар белән танышты. Белем дөньясына хәерле юл аларга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев