Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районыннан Евгений Ферапонтов Казан ярышларында беренче урын алган

Казанда киокусинкай каратэ буенча шәһәрнең ачык чемпионаты үткәрелде һәм анда безнең районнан 4 спортчы катнашты.

Базарлы Матак мәктәбе укучысы Евгений Ферапонтов 14-15 яшьлекләр арасында (60 кг га кадәр) чыгыш ясап беренче урынга чыкты. Егет “алтын” медаль һәм кубокка ия булды.

Ул “Алинә” спорт залында тренер Геннадий Вассунов кул астында инде 7 ел шөгыльләнә, остазы әйтүенчә, бик өметле, зур киләчәкле каратэчы булып өлгереп килә.

Реклама

Тренерның тагын бер укучысы 20 яшьлек Дарья Лаврентьева көндәшләренә каршы бик каты торып, дүртенче урын яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев