Әлки ветеринарлары котыру чиренә каршы чаралар күрәләр
Районның ветеринария берләшмәсе һәм участок пунктлары белгечләре шәхси хуҗалыкларында асралучы мөгезле эре терлекләргә, атларга, сарыкларга, шулай ук эт-мәчеләргә котыру чиреннән вакцина кадату белән шөгыльләнәләр.
Куркыныч авыруны кисәтү чарасы терлекләр, йорт хайваннары хуҗаларына бер тиенгә дә төшми – моны ветеринарлар бушлай эшли.
Алар аучылар һәм егерьләр ярдәме белән кыргый җанварларны да котыру чиреннән саклауны кайгырталар: урман кырыйларында,болыннарда күпләп вакцина таратканнар. Кабып йота торган итеп эшләнгән әлеге вакцина төлкеләрне, башка җәнлекләрне куркыныч чирдән саклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев