Орлов токымлы атларга хас сыйфатларны Марат Гобәйдуллин бик яхшы белә
Орлов токымлы юртаклар Россия бренды булып санала. Һәм безнең республикада бары тик ике район гына бу төр атлар белән шөгыльләнә. Шуларның берсе – бездәге “Хузангай” җәмгыяте базасында эшләүче токым үрчетү хуҗалыгы.
Бу атлар фермасын оештыручы – якташыбыз “Звениговский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Иван Казанков. Әлеге хайваннарның көченә, матурлыгына, акылына соклану аңа хыялын тормышка ашыру этәргече бирә. Иганәче, төрле яктан өйрәнгәннән соң, җирлегебездә һич тә башка түгел, ә Орлов токымлы атларны үрчетүгә алына. Ялгышмый да: чөнки нәкъ менә бу төр атлар, лачындай алга томырылып, бәйгеләрдә беренчелекне бирмәүче чабышкылар, кирәк икән, йөкне тартучылар да, хуҗасын яхшы аңлап, әмерләрне үтәүчеләр дә. Талымсыз да алар, салкыннарга да бирешми.
Беренче адымнар
Безгә боларның барысы хакында да Орлов токымлы атларга хас сыйфатларны яхшы белүче, районыбызның “Хузангай” токым үрчетү хуҗалыгы җитәкчесе Марат Гобәйдуллин сөйләде. Ул биредә 2022 елдан хезмәткә алынган һәм ферманың оешып, уңышлы эшләп китүендә аның өлеше зур.
– Өч ел элек хуҗалыкка Орлов токымындагы 33 ат, 3 айгыр, 5 тай сатып алынган. Әмма эшләп китәргә кеше генә булмый торган. Чөнки атчылык, төгәлрәге, ярышчы атлар белән шөгыльләнү – безнең төбәк өчен ят тармак, аның буенча җирлегебездә таянырлык тәҗрибә юк. Мин эшкә алынганнан соң, бу атларга ветеринария өлкәсе буенча бар таләпләр дә үткәрелгәч, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан “Орлов токымлы атларны үрчетү хуҗалыгы” дигән лицензия алынды, – дип, сүзен башлады ул, очрашып, бу хуҗалык турында сораштыра башлагач.

Әлеге хуҗалык алдына куелган беренче максат ул – Орлов төрендәге чиста ат токымын үрчетү. Ә аннары юртакларны бәйгеләрдә җиңүләр яуларлык итеп чабышка өйрәтергә кирәк. Ярышка әзерләү эше иң элек хуҗалыкның үзендә башлана.
– Буйсынырга, тәртә арасына керергә теләмәгән юртакны арбага җигелергә өйрәтергә кирәк. Аннары аның чабышкы буларак сыйфатлары ачыклана: җиңү уты белән йөгерәме ул, көндәшен узарга теләп, алга томырыламы, тизлеге ни дәрәҗәдә көчле – болар барысы да бәяләнә, – ди Марат Әүхәт улы.

Ярышка әзерлек моның белән генә төгәлләнми. Чабышкы җиңү яуласын өчен, аның белән лицензияле ипподромнарда шөгыльләнү таләп ителә.
– Ипподромдагы чабыш юлы – башка төрле. Көндәшләрен узып, йөгерер өчен, ат аңа күнегергә тиеш. Шуңа да иң җитез дип бәяләнгән юртаклар махсус ярыш мәйданына юллана. Бүгенге көндә безнең 12 атыбыз Казан ипподромында. Юртакларга азыкны без үзебез илтәбез. Шул ук вакытта бу хайваннарны караган өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан дотация дә бирелә, – ди әңгәмәдәшем.
Людмила Ензаева, атлар белән оста эшли белүен дәлилләп, яхшы уңышлар күрсәтте.
Хатын-кызлар – яхшы җайдак
Җиңү яуларлык ярыш атлары әзерләү өчен, оста җайдаклар да кирәк. Марат Гобәйдуллиннан хезмәткәрләр турында да кызыксындым.
– Беренче елда барысына да үзем чаба идем. Юртакларны арбага җигелергә дә, чабышка өйрәтергә дә, бәйгедә катнашырга да туры килде. Аннары акрынлап җайдаклар табылды. Людмила Ензаева, атлар белән оста эшли белүен дәлилләп, яхшы уңышлар күрсәтте. Бу көннәрдә без аны декрет ялына озатабыз. Күптән түгел тагын бер яшь кыз – Елизавета Ямщикова җайдак булырга теләк белдерде. Ул хокукчы белемен үзләштергән, әмма хуҗалыкта ат караучы булып эшләгән әтисе янына килеп йөреп, бу хайваннарны яратуын аңлады. Быел беренче тапкыр, Казанда үткән Яшь җайдаклар чемпионатында катнашып, 7 нче урынны алды. Яхшы күрсәткеч ул. Гомумән, шуны әйтәсе килә: җайдак буларак, ир-атларга караганда, хатын-кызлар яхшырак уңышларга ирешә. Бу – аларның сабырлыгы, күп сынауларга чыдамлыгы белән бәйледер, мөгаен.
Кәсеп эшеме, мавыгумы?
Билгеле бер юнәлештәге хуҗалык оештырылган икән, аның кереме дә булырга тиеш. Чиста токымлы атлар үрчетү – табышлы кәсепме? Нәрсәдән, ничек итеп акча эшләнелә. Сорауларымны хуҗалык җитәкчесенә бирдем.
– Безнең хуҗалыкта бияләр исәбе әлегә шул ук. Соңгы дүрт елда 100гә якын колын туды. Алар 130 мең сумнан башлап бәяләнә. Бәя аны тудырган биянең ирешкән уңышларына карап та арта. Күптән түгел шулай күп тапкыр беренчелекне алган юртак тае 400 мең сумнан артыгракка сатылды. Ә иң кыйммәтле атны 850 мең сумга алучы булды. Бу Буфер кушаматлы юртак 7 тапкыр җиңү яулаган иде. Лицензияле ипподромнарда ярышучы чабышкылар, җиңүләр яуласа, сезонга 600-700 мең сум акча эшләргә мөмкин. Әмма тайлар чабышкыга әйләнсен өчен, әле алар үсәргә, моның өчен 3-4 ел үтәргә тиеш. Чынлыкта, ат спорты ул – зур керемнәр бирү тармагы түгел. Безнең хуҗалык та, әлегә кадәр чыгымнар өстенлек алып, хәзер ноль дәрәҗәсенә күтәрелде һәм бу да – яхшы күрсәткеч. Шуңа да мондый ферманы, нигездә, атларны чын күңелдән яратучылар булдыра һәм аны күбрәк керемле кәсептән бигрәк, мавыгу дип карарга кирәктер, – дип аңлатты ул.
Үзе дә гомер буе ат асрый
Атларга һәркем дә якын килә алмыйдыр. Һәрхәлдә, мондый фермада эшләү өчен, җитәкченең бу өлкәдә тәҗрибәсе булырга тиештер. Чыннан да, Марат Әүхәт улы – токым үрчетү хуҗалыгына очраклы килеп эләккән кеше түгел. Ул атларны үзе дә асрый.
– Минем тормышымда ат гомер буе бар. Әти-әнием дә асрады. Үземнең дә гаилә коруыма 33 ел икән, шуның 30 елында йортында ат бар. Аннары, һөнәр буларак та, мин терлек-туар белән эш итүне сайлаган кеше. Кайчандыр мал табибы һөнәрен үзләштердем. Карамалда яшәгән дәү әтием дә мал табибы булган, – диде ул хайваннар белән эш итүгә тартылу каннан да килүенә басым ясап.
Бүгенге көндә Марат Гобәйдуллинның үзендә дә 40 башка якын ат бар икән. Ул мондый зур хуҗалыкны нидер җитештермичә алып барып булмавы турында да сөйләде.
– Без казылык ясыйбыз. Аңа сорау зур. 2026 елда бу ризыкны 1200 данә әзерләргә кирәклеген хәзер үк беләбез, – диде ул, бу турыда да әйтеп. Һәм: “Бу өлкәдә табыш булуын телисең икән, димәк, үзеңә дә ат кебек эшләргә кирәк”, – дип нәтиҗә ясады.
Белешмә:
“Орлов юртагы” исеме әлеге токымны чыгаручы граф Алексей Орлов белән бәйле. Бу нияткә килүнең нигезендә күңелсез хәл ята. Сәясәттәге кискен үзгәрешкә китергән төндә – 1762 елның 28 июнендә патшабикә Екатерина II не Петергофтан башкалага илткән атлар, бик нык арулары сәбәпле, ярты юлда кинәт туктап кала. Аны озата баручы Алексей Орлов бу малларны тиз арада якын-тирәдәге крестьяннардан алынган атлар белән алмаштыра. Соңрак граф Орлов матур, ә иң мөһиме, чыдамлы ат токымы уйлап табып, Екатерина алдындагы гаебен ничек тә йоларга тели. Әмма ул моны патшабикә үлгәннән соң гына эшли ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Нет комментариев