Гөлнара Хәмидуллина: «Безнең бурыч – балаларның хокукларын һәм кануный кызыксынуларын яклау»
Җәмгыятебездә төрле сәбәпләр аркасында башкалар кайгыртуына мохтаҗ булган кешеләр дә бар. Нәкъ менә шундый очраклар өчен опека һәм попечительлек хезмәтләре бар да. Әлеге төшенчәләр көндәлек тормышта еш кулланыла, әмма чынлыкта алар нәрсәне аңлата һәм әһәмияте ни дәрәҗәдә?
Әлеге мөһим учреждениенең эше турында күбрәк белү өчен, без опека һәм попечительлек хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хәмидуллинага мөрәҗәгать иттек.
– Гөлнара Хәкимулловна, опека һәм попечительлек хезмәте нинди эшчәнлек башкара, шул турыда сөйләгез әле? Чөнки күп кешеләр опека хезмәтләренә нинди очракта мөрәҗәгать итеп булуын белми дә.
– Кыскача әйткәндә, безнең бурыч – балаларның хокукларын һәм кануный кызыксынуларын яклау. Күпләр опека хезмәткәрләре начар гаиләләр белән эшли, дип саный. Әмма чынлыкта алай гына түгел. Без авыр тормыш хәлендә булучылар яисә әти-әнисез калучылар гына түгел, ә искәрмәләрсез һәр баланың да кызыксынуларын яклыйбыз.
Эшебезнең күпчелеге баланың әти-әнисе бергә яшәмәгән очраклары белән бәйле. Опека хезмәте вәкиле – мәхкәмә эшләрендә, һичшиксез, катнаша. Шул вакытта баланың кайда яшәячәге, әнисе яисә әтисе белән аралашу тәртибе ачыклана. Шунысы мөһим: без берәүне дә якламыйбыз, ә бала турында кайгыртабыз. Ата-ана баланың исемен алмаштырырга карар итсә, балигъ булмаучы эшкә урнашырга теләсә дә, опека хезмәте рөхсәте кирәк. Аның милке белән килешүләр төзелгәндә дә, опекага мөрәҗәгать итү сорала: без бала кызыксынулары чикләнмәвен тикшерәбез. Ә авырлыклар алдында калган гаиләләргә килгәндә, безнең бурыч – ярдәм итү.
– Бүгенге көндә сезнең бүлектә исәптә торучылар күпме?
– Балигълык яшенә җитмәгән һәм гражданлык хокукларын куллана алмаучы 53 малай-кыз һәм 55 бала опека һәм попечительлек хезмәте карамагында.
– Ятимнәрне һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны ачыклау да – опека бүлеге вәкаләте. Бу эш ничек бара? Ярдәмгә мохтаҗ балаларны сез ничек табасыз?
– Гамәлдәге кануннарга ярашлы рәвештә, һәр кеше яисә юридик затлар баланың тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган авыр тормыш хәлендә калуы хакында белгән бар мәгълүматны да безгә җиткерергә тиеш. Һәм шулай эшлиләр дә. Без кешеләрдән, оешмалардан мәгълүмат алабыз.
– Якыннары кайгыртуыннан мәхрүм калучыларны кая урнаштыралар?
– Бу очракта баланың яше исәпкә алына. Әгәр ул сабый икән, без аны башта хастаханәгә озатабыз. Документлар әзерләнгәндә, аның әтисе яисә әнисе табылмый икән, аны я опека һәм попечительлек хезмәтенә тапшырабыз, яисә Казан республика бала йортына илтәбез.
– Баланы опекага яисә уллыкка алган гаиләләрне тикшереп торасызмы?
– Бу гаиләләрдә без, ким дигәндә, елга ике тапкыр булабыз. Балалар яшәгән шартларны карыйбыз һәм мәктәпләрдән, мәктәпкәчә яшькә кадәрге оешмалардан характеристикалар сорыйбыз, тәрбиягә алынган бала белән караучысы арасындагы мөнәсәбәтләрнең нинди булуын ачыклыйбыз.
– Көтмәгәндә барасызмы?
– Кагыйдә буларак, алдан кисәтү ясала. Яшәү шартларын карау өчен, опекун һәм тәрбиягә алынучыларның өйдә булуы кирәк. Шуңа да алдан шалтыратабыз, килүебез хакында әйтәбез. Беренче елны без гаиләдә биш тапкыр – беренче айда, аннары өч айга бер тапкыр булырга тиеш. Аннары елга ике тапкыр киләбез. Моннан тыш, бар опекуннар да ел саен тәрбиягә алынучыга тотылган чыгымнар хакында хисап бирә: бала өчен каралган акчаның кайда һәм нәрсә өчен кулланылуын дәлилли.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев