Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Су кая югалган булган

Иң кызу, коры көннәрдә Иске Баллыкүл авылының дүрт хуҗалыгы айдан артык сусыз утырды. Авылга күптән түгел генә су башнясы бастырып, яңа трасса салганнар иде. Һәр йортта су шарлап агып торырга тиеш кебек. Ә монда авылның дүрт хуҗалыгында су тәүлек әйләнәсе таммый да. Район коммуналь челтәрләре егетләре сәбәпне эзләп су трассасын...

Иң кызу, коры көннәрдә Иске Баллыкүл авылының дүрт хуҗалыгы айдан артык сусыз утырды.

Авылга күптән түгел генә су башнясы бастырып, яңа трасса салганнар иде. Һәр йортта су шарлап агып торырга тиеш кебек. Ә монда авылның дүрт хуҗалыгында су тәүлек әйләнәсе таммый да. Район коммуналь челтәрләре егетләре сәбәпне эзләп су трассасын әле бер, әле икенче урыннардан казып карыйлар. Алар да аптырашта. Салман авыл җирлеге "Алексеевскдорстрой" дан куәтле компрессор аша системага һава җибәрә, әмма нәтиҗә юк. Су трассасын ике янгын сүндерү машинасы белән буйдан-буйга өрдерү генә нәтиҗә бирә -системадан күп итеп балчык агып чыга. Хәзер Иске Баллыкүл авылының һәр йортына су яхшы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев