Сугыш ветеранын Хазыйм Фәхретдиновка юбилей медале тапшырылды
4 февральдә Бөек Ватан сугышының тере шаһиты –100 яшьлек ветеран Хазыйм Фәхретдиновка район башлыгы Александр Никошин “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медале тапшырды.
Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ил Президенты Владимир Путин тарафыннан юбилей медале булдырылган. Медаль Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан, армияне кирәк-ярак белән тәэмин итеп, тылда эшләгән, фашист концлагерьлары шартларында, блокада һәм ачлыкта исән калган һәм җиңүгә ышанычын югалтмаган кешеләрнең истәлеген гәүдәләндерә.
Хазыйм агага әлеге юбилей медале районда беренчеләрдән булып тапшырылды. Александр Федорович, ветеранны истәлекле бүләк алуы белән котлап, аңа сәламәтлек, күңел көрлеге, безне тагын да шатландырып, озак яшәвен теләде.
Хазыйм аганың күңеле күтәренке иде. Җор телле ветеран рәхәтләнеп шаяртып та алды һәм : “Мин, Югары Әлкидә яшәгәндә, тальянда уйнап, иртә-кич җырлый идем. Салкынча һавада тавышым ярты авылга ишетелә иде. Хәзер бармаклар тыңлап бетерми, ә җырларны һаман да көйләп йөрим. Әле күп тапкырлар очрашырбыз!”–дип, озатып калды.
Хазыйм абыйны тәрбияләгән кызы Карибә, әтисен шулай олылаган өчен, район җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев